Россия Үзәк банкы декабрь аенда төп ставканы янә арттырырга мөмкин. Банк башлыгы киңәшчесе Кирилл Тремасов “Интерфакс” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, инфляциянең рәсми фараздан – 8,5 проценттан артыграк булуы бар.
“Үзәк банк килеп туган мондый хәлләрдә, бәяләрнең тотрыклылыгын тизрәк торгызу һәм инфляцияне максаттагы күрсәткечкә кире кайтару өчен, мөмкин булган барлык чараларны күрергә ниятли”, – дигән ул.
Аның әйтүенчә, нәкъ менә шушы максаттан чыгып, төп ставканы күтәрү турында карар кабул ителү ихтималы бар.
Исегезгә төшерәбез: 25 октябрьдә Үзәк банк төп ставканы 19 дан 21 процентка кадәр күтәрү турында карар кабул итте. Бу рекордлы күрсәткечкә әйләнде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat