Пермь крае Барда районы оештырган зур концерт программасын күрергә килгән халык залга сыймады. Куярлык урын табылса, фойедагы урындыклар да шунда «күченде». Дивар кырыенда басып торырга риза булучылар да шактый иде. Шулай итеп, 700 урынлы Ленин исемендәге мәдәният сараена 1000 ләп тамашачы җыелды. Уйлап карасаң, бу гаҗәп хәл дә түгел кебек. «Барда – чакрымнар белән исәпләгәндә шактый ерак булса да, Татарстан белән ныклы элемтәдә торган, татарлыкны саклап калырга омтылган иң якын төбәк», – диде бу җәһәттән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Бардалылар үзләре: «Районыбызның 100 еллыгы уңаеннан татар башкаласы Казанны сәламләргә 100 артист килде», – дип шатландырдылар. Тик вакытыбыз концерт карап кына үтмәде. Без Барданың тарихы, шәхесләре, сәләтле кешеләре, шөгыльләре, уй-фикерләре белән дә танышырга өлгердек.
Гәйнәлеләр
Пермь краенда яшәүче татарлар бүген дә үзләрен гәйнәлеләр дип йөртәләр. Ни кызганыч, борынгы зур Гәйнә илен тарих җилләре бер район күләменә генә калдырган. Шушы районның үзәге булган Барда да ничәмә-ничә тапкыр юк ителгән, көлгә әверелгән, шулай да ата-бабалар бу җирне ташлап китмәгәннәр, илбасарлардан арынуга янә йортлар торгызганнар, мәчет-мәдрәсәләр күтәргәннәр – тормыш дәвам иткән. Казан ханлыгы тар-мар ителеп, Мәскәү дәүләтенә кушылганнан соң, бөтен Урал, Идел буе һәм Себер җирләре басып алына һәм Россиянең өлешләре дип игълан ителә. XVII гасыр башында гәйнәлеләр Чулман буеннан куыла. Тирә-якта рус авыллары пәйда була. Нәтиҗәдә Гәйнә Идел-Уралдан аерымланып кала. Гәйнәне Коҗмакты, аннан Барда атамасы алыштыра.
«Тукай – безнең туганыбыз ул»
Барданың Татарстандагы тугандаш районы – Арча. Бу бөек шагыйребез Габдулла Тукайга бәйле. 2013 елда Бардада Тукайга һәйкәл ачу тантанасында Барда кызы Венера Акманаева безгә бер вакыйга хакында сөйләгән иде.
– Әтием миңа кайчакларда: «Без – Тукай нәселеннән», – дип әйтеп куйгалый иде. Бервакыт шулай башлангыч сыйныфларда укыган чак, Тукай шигырен өйрәнәбез. Укытучы апама: «Тукай – безнең туганыбыз ул», – дип әйтеп куйдым. Шуның өчен бик эләкте үземә, юк сүз сөйлисең дип, әрләп ташлады. Әле өйгә кайткач та еладым. Әнием шунда: «Кызым, син аны үзең генә бел, кешегә сөйләп йөрмә», – диде.
Пермь крае татарлары һәм башкортлары тарихын өйрәнүгә 30 елдан артык гомерен багышлаган галим Әмир Фатыйхов Тукайның тамырлары, чыннан да, Бардадан икәнлеген ачып бирә. «Тукай аша Барданы да бөтен дөньяга танытты», – диләр аның турында якташлары. Галим, архив материалларына нигезләнеп, шагыйрьнең әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмировның Бардада туып үскәнен, шигъри җанлы кеше булуын ачыклый. Әйтергә кирәк, Зиннәтулла Әмировның биредәге туганнарын барлау эше әле дә дәвам итә. 2011 елда, бөек шагыйребезнең 125 еллык юбилеена туры китереп, «Туган илем Коҗмакты карьяседер» дигән китап нәшер ителә. Авторы – Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бишенче буын вәкиле Рәфыйк хәзрәт Акманаев, Венераның әтисе. Димәк, кечкенә кызның укытучысына әйткән сүзләре дөрес булып чыга. Габдулла Тукай үзе дә Казанда яшәүче Барда яшьләре белән элемтәдә торган, туганнарына хатлар язган. Үзе дә алган. Барда халкы быелгы сәфәрен дә туганнары янында, Арчада төгәлләде.
«Рәшитле еллар»
Барда үзенең шәхесләрен онытмый. Рәшит абый Ягъфәровны фольклорчы галим, язучы, шагыйрь буларак кына түгел, «Казан белән Барда арасына күпер салучы» дип тә искә алдылар. Ул 1960 нчы елларда Барда якташлыгы җәмгыятен оештыра. Бардадан килгән һәр кеше Ягъфәров йортында кадерле кунак була. Шул чакларны искә алып, хөрмәт йөзеннән аның хәләл җефете Әкълимә апага чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Бардада үткәрелгән Ягъфәров укуларының бишенчесендә мин дә катнашкан идем. Ни кызганыч, аның туган авылы Күчтәнти Башка барып җитә алмадык. Сәбәбе – авыл узган гасырның җитмешенче елларында Җир йөзеннән юкка чыккан. Шуңа күрә Рәшит абый 4–7 нче сыйныфларда белем алган Күчтәнти авылына тукталдык. Монда һәркем «Рәшитле еллар»ны сагынып яши: «Рәшитле экспедицияләр», «Рәшитле бәйрәмнәр», «Рәшитле милли хәрәкәт», «Рәшитле гармуннар», «Рәшитле Сабантуйлар»… Якташлары сөйләгән шигырьдә «Җирдән китү – үлем түгел әле…» дигән юллар бар. Якташлары аның гомерен әнә шундый шигъри юллар белән бәялиләр.
Концертта Чулпан Юсупова, Алинә Аптукова, Алсу Имайкина кебек Барда җиреннән чыккан җырчылар күбрәк Мәсгут абыйлары Имашев җырларын яңгыраттылар. Күренекле композиторыбыз да шушы яктан, Каенавыл авылыннан. 2010 елда бу авылның мәктәбенә Мәсгут Имашев исеме бирелә,
«Җиңгәчәй»ләр килгән
Бардадан килгән 100 артист мәдәният сараен дер селкетте. Илкүләм бәйгеләрдә катнашып, зур уңышларга ирешкән «Дуслык» бию ансамбле сәхнәдән төшмәде. Монда 6 яшьтән 17 яшькә кадәрле балалар булса, ансамбльнең җитәкчесе Гүзәл ханым Нуриханова 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Җиңгәчәй» фольклор бию ансамбле дә оештырырга өлгергән, анда өлкәнрәкләр биеде. Ерак юл дип, бер дә куркып тормаганнар. «Шома бас» фестивалендә призлы урын алулары турында да сөйләп алдылар. Районда чыныгып киткән яшьләр Пермь шәһәре татар халык бию ансамбле «Гүзәл Чулман»да биюләрен дәвам иттерәләр икән. Алар чыгыш ясаган илләр исемлегендә Италия, Венгрия, Сербия, Испания һәм башкалар бар. «Барда гүзәле» ансамблендә җырлаучылар да кимен куймады. Гөлнур Ибраһимова җитәкләгән бу коллектив та илкүләм һәм халыкара бәйгеләрдә призлы урыннарга ия булганнар.
Бардада халык театры да эшләп килә. Аз да түгел, күп тә түгел, исәп-хисапларында 200 дән артык спектакль бар. «Идел-йорт» бәйгесендә дә даими катнашып киләләр.
«Татарстан – безнең өчен өлге»
Ничек кенә булмасын, райондагы мәсьәләләрне уңай хәл итү беренче чиратта җитәкчегә бәйле. Барда халкы бүгенге башлыклары Хәлил Алапановтан бигрәкләр дә уңганлыклары турында гел әйтеп торалар. Яңалыклар турында аннан да сорашып алдык:
– Район күләмендә нинди генә төзелешләр алып барылмасын, нинди генә чаралар үткәрелмәсен, барысы да зур юбилейга багышлана. Ел дәвамында ике мәктәпле булдык. Бөтенроссия авыл Сабан туе кысасында зурлыгы буенча Бардадан кала икенче урында торган Әрҗән авылында мәдәният йорты, район үзәгендә Боз сарае ачтык. Анда ел дәвамында хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнергә мөмкин. Яңа балалар сәнгать мәктәбе дә ишекләрен ачты.
Бардада сквер һәм ял үзәкләре дә төзелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шуларның берсенә Муса Җәлил бюстын урнаштырдык. Дәүләт программасы нигезендә стадион да төзелеп килә. Районыбыздагы Үзәк китапханәне ремонтлап, модуль китапханә оештырдык. Татарстан Республикасы, Бөтендөнья татар конгрессы белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Балаларыбыз алар оештырган мәдәният һәм спорт чараларында гел катнашып килә. Күп чараларыбыз конгрессның эш планына кертелгән. Уртак проектларыбыз бар. Татарстан – безнең өчен өлге ул. Милләттәшләребез белән кулга-кул тотынышып яши алу – безнең өчен зур мәртәбә.
2022 елгы Бөтенроссия халык санын алуда Барда районында барлыгы 27 904 кеше теркәлә. Шуларның 64 проценты – татар (17 086 кеше), 25 проценты – башкорт (6660), 7,4 проценты (1933) – рус милләтеннән.
Барда түбәтәе
Барда районында аңа гына хас, хәзер инде брендка әйләнгән әйберләр һәм күренешләр бар. Шуларның берсе – Барда түбәтәе. 2007 елда Каенавыл авылында «Түбәтәй музее» ачылган. Анда җирле осталарның иң яхшы эшләре тупланган. Музей хезмәткәрләре туристларны һәм кунакларны Барда түбәтәе мирасы белән таныштыра һәм аны ясау буенча мастер-класслар үткәрә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat