Бүген иртән Түбән Кама шәһәрендә “Лада Приора” машинасы (рулендә 21 яшьлек егет булган), зур тизлектә килүе сәбәпле, “тыңлаусызланган” һәм әйләнеп капланган.
Авария Корабельная урамында Тынычлык проспектыннан Химиклар урамына таба юлда килеп чыккан.
“Татар-информ” Түбән Кама Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, йөртүчене авыр хәлдә (баш мие селкенгән, чигә сөяге, күкрәк өлешендә умырткалыгы сынган) хастаханәгә озатылган. Хәзер ул – өченче дәрәҗә кома халәтендә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat