Күтәрелә алмый самолетлар: гражданлык авиациясе торгынлыктан кайчан котылыр?

Укучыларның исенә төшерәбез: үткән елның декабрендә «туры линия» вакытында Владимир Путин 2030 елга кадәр Россиядә 1000 самолет җитештерергә планлаштырылуы хакында әйткәч, без тыйнаграк саннар белән алыштырган идек: «2030 елга меңгә үк тулмаса да, үзебезнең 100–200 самолетыбыз булыр дип өметләнә алабыз», – дип яздык. Без саннарны күктән алмадык. Россиядәге гражданлык авиациясе очкычлары җитештерү темпларын сурәтләгән саннарны китердек тә, теге түгәрәк датага килеп җиткәндә, тармакның хәле ничек булачагын фаразладык. 

«Коммерсантъ» газетасы үз сайтында «У авиазаводов разлетелось руководство» дигән язма элде. Язмадан аңлашылганча, Берләштерелгән авиация төзелеше корпорациясе (ОАК) планнарны үти алмый. Агымдагы вазгыятьтә елга нибары 6 МС-21 очкычы җитештерү куәтенә генә ия. 2026 елга бары 12 самолет җитештерә алачак. Россиядә авиация тармагын үстерүнең комплекслы программасы исә (КПГА) 2026 елга – 22, 2027 елга – 36, 2029 елдан исә елына 72 МС-21 самолеты җитештерүне күздә тота. Күрәбез: бу темпларга чыгу ихтималлыгы кечкенә. Җитмәсә, Анталья аэропортында үзебездә җитештерелгән SSJ-100 самолеты янды. Ярый әле катастрофа корбаннарсыз булды. Белгечләр авария сәбәпләрен конструкциясендәге җитешсезлекләргә бәйли. SSJ-100 масштаблы финанслауга карамастан (санкцияләргә кадәр үк ясала башлаган очкычлар), базарны яулый алмады. Инде куллануга кергән очкычлар белән аварияләр еш була.

Тармактагы хәл рәсми җитәкчелекне борчымый калмый. «Яковлев» һәм «Туполев» компанияләре директорлары Андрей Богинский һәм Константин Тимофеевның отставкасын «Коммерсантъ» һәм телеграм-каналлар куелган максатларга ирешә алмау нәтиҗәсе дип аңлата. Директорларның гаебе никадәрдер, анысын җитәкчелек яхшырак белә, әмма гражданлык авиациясе тармагы СССР таркалганнан соң ташландык хәлдә булды. Элекке союздаш республикалардагы хезмәттәш заводлар да, заказлар булмаганлыктан, җимерелеп бетте. Ту-214 очкычын, мәсәлән, Казан заводы үткән гасырның 90 нчы елларында ук җитештерергә әзер иде, ләкин юл куймадылар. Хәзер чит илгә әйләнгән элекке партнерлар комплектлаучы детальләр белән тәэмин итә алмый. Яңа җитәкчелек бу проблемаларны ничек хәл итәр, киләчәктә күрербез.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү