Гаиләне саклаучы көч… ул – акча?!

Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне һәрвакыт яңартып, ир белән хатын арасын җилләтеп торучы иң зур кодрәт акча бугай. Әйтик менә бер уйламаганда ир зур күләмдә премия алып кайта. Дөнья түгәрәкләнеп китә шуннан соң, хатынының да яратканлыгы беленә, балалары да өлтерәп кенә тора. Тормышны тагын да матурлап көйләп җибәрү өчен, тәрәзә челтәрләре, урын-түшәк кирәк-яраклары, хатынга матур күлмәк, балаларга уенчыклар һәм тагы әллә нәрсәләр кирәклеге ачыклана. Әлбәттә, кирәктер инде алар. Саран кеше кебек каршы килеп тора алмый бит инде ир заты. Берсүзсез ризалаша. Гаиләсен бәхетле итүдән үзе дә бәхетле булып кала.

Ләкин премияне көн саен да, ай саен да биреп тормыйлар. Ә бу ирнең эшләгән җире дә урлашып була торган изге урын түгел. Урлаша торган эш булса, ул бүтәннәрдән кимен куймас, гаиләсен гел бәхетле итеп тоту өчен кулыннан килгәннең барын да эшләр иде. Ә аңа ришвәт бирүче дә юк. Күчтәнәч итеп биш мең дә тоттырмыйлар хәтта. Әти-әнисе дөрес тәрбия бирмәгән кечкенә чагында: «Балам, тотылмыйча урлашып була торган эшне сайла – кадер-хөрмәтең дә артыр, авыз-борының да майда булыр», – дип әйтә белмәгәннәр. Хәер, нинди заман килерен алар да аңламагандыр инде. Шуңа ул намуслары талымсыз затларның кул астында намуслы хезмәт итә торган эшне сайлаган. Хәзер алыштыра да алмый, чөнки изге урыннарның берсе дә буш түгел.

Уртача кешенең хезмәт хакы утка-газга-кредитка һәм башкаларга бурычларын түләүгә җитә. Шуның белән бетә дә, кредитка кереп, киләсе айга кадәр яшәү бәхете ачыла. Киләсе зарплатаңнан тагын шул бурычларыңны, кредитыңны түләп котыласың да тагын кредитка кереп торасың. Тормыш шулай бер җай белән дәвам итә. Ләкин кайчагында көтелмәгән хәл килеп чыга… Суыткычың ватыла, мәсәлән, яки газ плитәсе алырга кирәк була. Менә монда инде көрчеккә килеп терәлә теге ир. Акча бетә.

Хатын ипләп кенә сиздерә башлый хәзер: «Теге күршеләр диңгезгә киткән… Болары машина яңарткан…» Ир кеше дәшми инде, нәрсә дип әйтсен – хуты юк. Авызыңны ачып сүз әйтү өчен кесәңә акчаң булырга тиеш. Акчасы булмаган ир хатыны белән дә рәхәтләнеп талаша алмый. Ә талашырга кирәк, чөнки хатының гел канәгатьсезлек белдереп торганда дәшми калу аны инкарь итү сыман тоела, гомер юлдашы итеп сайлаган кешеңне алай итәргә ярамый бит инде. Пар чыгарып алырга кирәк.

Акыллы кешеләр гел шулай итә. Торым-торымга пыр-тузышып талашып алалар. Тел әйләндереп сүз әйтерлек хәлләре калмагач, бер-ике көн буена берни дәшмичә түл җыеп йөриләр. Аннан соң яңа өйләнешкән парлар кебек гөр килеп яшәргә тотыналар. Оста талашалар дип кенә берсенә дә акча китереп тоттыручы юк инде, тик мөнәсәбәтләре чистарып, яңарып кала. Бер-береңне югалту куркынычы алдында хәтта акчасызлык та пүчтәк бер мәсьәләгә әверелә. Чыны да шулай бит инде, үзара мөнәсәбәтең яхшы икән, ярлылыкны да, хәтта байлыкны да җиңел кичереп була.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү