Россия НАТОга керүче бөтен илләрне бергә алып караганда 10 тапкыр күбрәк ракета җитештерә. Президент Владимир Путин Астанада Күмәк иминлек турында килешү оешмасы (ОДКБ) саммитында шул хакта белдергән.
“Ракета системалары, техника җитештерүгә килгәндә, Россиядә алар бөтен НАТО илләрендәгегә караганда да 10 тапкыр күбрәк эшләп чыгарыла”, – дигән Президент.
Моннан тыш Россия киләсе елдан мондый снарядлар җитештерүне 25-30 процентка арттырырга ниятли, дип өстәгән дәүләт башлыгы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat