Владимир Путин “Орешник” белән яңа һөҗүм ясау өчен максатлар сайлау турында белдергән

Россиядә “Орешник” ракеталары серияләп җитештерелә башлады. Президент Владимир Путин Күмәк иминлек турында килешү оешмасы (ОДКБ) утырышында шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта дөньяда моңа охшаш корал юк әле. Генераль штаб һәм Оборона министрлыгы Украина территориясенә “Орешник” белән яңа һөҗүм ясау өчен максат сайлый.

Дәүләт башлыгы “Орешник”ны тәүге тапкыр куллануга кагылып, Россиянең әлеге ракетаны хәрби шартларда сынап карарга мәҗбүр булуын билгеләп үткән. “Нәкъ менә мәҗбүр булдык”, – дип басым ясап әйткән ул. Шул ук вакытта моның Брянск һәм Курск өлкәләренә Көнбатышта җитештерелгән ATACMS һәм Storm Shadow ракеталары белән һөҗүм итүгә җавап булуын искә төшергән.

“Орешник”ка охшаш ракеталар дөньяда, әлбәттә, юк. Һәм әле тиз генә булмас та дип уйлыйм”, – дигән Путин. Президент, ракета турында сөйләп, шартлаткыч элементлары температурасының 4 мең градуска җитүен, шуңа күрә шартлау үзәгендәге барлык әйбернең тузанга әйләнеп калуын билгеләп үткән.

Президент сүзләренә караганда, ракета җир астында зур тирәнлектә урнашкан һәм бик яхшы сакланган объектларны да җимерүгә сәләтле. “Хәрби һәм техник белгечләр фикеренчә, берьюлы берничә шундый ракета кулланганда, көче атом-төш коралы көченә тигезләшә. Гәрчә “Орешник” күпләп юк итү коралы булмаса да”, – дигән ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү