Җирлек башлыкларының кадере, мигрант балаларының киләчәге һәм республика бюджеты кытлыгы. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышында әнә шул мәсьәләләр каралды. Кайберләрендә депутатлар уртак фикергә генә килә алмады.
Бишенче утырыш бик җайлы гына узар иде кебек югыйсә. Көн тәртибенә 19 мәсьәлә, шул исәптән тугыз республика законы проекты һәм дүрт федераль закон проекты кертелгән иде. Баштан ук депутатлар аларны тиз-тиз генә хәл итеп барды. 2025 елга һәм 2026–2027 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проектын да артык озакка сузмыйча бертавыштан икенче һәм соңгы укылышта кабул иттеләр.
Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин әйтүенчә, беренче укылыштан соң, закон проектына бәйле 356 төзәтмә кертелгән. «Барлык төзәтмәләр дә өйрәнелде, Татарстан Рәисе, министрлык һәм комитет тарафыннан тикшерелде. Алар буенча уңай карарлар кабул ителде», – диде Ленонид Якунин.
Шул рәвешле, 2025 елга республика бюджеты керемнәренең гомуми күләме 472 миллиард сумнан артып китәчәк, чыгымнар – 485,6 миллиард сум. Бюджет кытлыгы – 13,5 миллиард сум. 2026–2027 еллар план чорына Татарстан бюджетының төп финанс саннары түбәндәге: 2026 елда керемнәр – 497,6 миллиард сум, чыгымнар – 510,7 миллиард сум; 2027 елда керемнәр – 519,7 миллиард сум, чыгымнар – 532,2 миллиард сум булачак дип көтелә. Аның каравы бюджет кытлыгы елдан-ел кимеячәк, диләр. 2026 елда ул 13 миллиард сум булса, 2027 елда 12,4 миллиард сум дәрәҗәсендә фаразлана.
Утырышта КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов сүз бирүләрен сорады. Ул хәзерге вакытта Россия Дәүләт Думасында тикшерелә торган җирле үзидарә турында закон проекты хакында сөйләде. Билгеле булганча, «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» дип аталган федераль закон проекты бер баскычлы идарә системасына күчүне күз уңында тота. Гади тел белән әйткәндә, авыл һәм шәһәр җирлекләрен бетерү, ягъни «камилләштерү» хисабына аларны үзәкләштермәкчеләр. Закон проектын беренче укылышта 2022 елның гыйнварында ук кабул иткәннәр иде. Мәсьәләгә быел көз кабат әйләнеп кайттылар. Хафиз Миргалимов фикеренчә, авыл җирлекләрен таркатырга ярамый. «Алар идарә итүгә сәләтен раслап күрсәтте инде. Җирлекләр һичшиксез булырга тиеш. Бу – республикадагы бурычларга туры килми. Алар – хакимиятнең аерым бер баскычы бит. Күз алдына китерегез, хәзер һәр сайлаучыга теләсә нинди мәсьәлә буенча район үзәгенә барырга кирәк булачак. Безнең фикеребезчә, җирлекләр дәрәҗәсендәге җирле үзидарәне бетерү авылларыбызның киләчәк язмышына җитди зыян салачак. Моңа юл куярга ярамый», – диде ул.
Әлеге мәсьәлә турында сүз чыккач, утырышта катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен әйтте.
– Без әлеге мәсьәлә буенча Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать иттек инде. Барыбыз да беләбез: илебез бик зур һәм аның белән бер генә өлге буенча идарә итеп бетереп булмый. Әлбәттә, үзгәрешләр булды, бар һәм булачак. Моны аңлап кабул итәргә кирәк. Теге яки бу төбәктә халык саны аз икән, аларга (безгә түгел) – нәкъ менә шундый җирлекләргә – яңа идарә итү системасына күчү хокукын бирергә кирәк. Без моңа каршы түгел, – диде Татарстан Рәисе. – Әмма халыктан сорамыйча, аларга мондый карар кабул итү хокукын кем биргән? Бу эш белән муниципаль берәмлекләргә гомумән кагылышы булмаган кешеләр шөгыльләнә. Шәхсән мин өч муниципаль берәмлектә төрле вазыйфаларда эшләдем. Һәрвакытта да халык фикеренә таяндым. Халык белән эшләргә телисең икән, моның башка юлы да юк.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республикада закон проектын тәкъдим иткән Дәүләт Думасы депутатларының профессиональ дәрәҗәсен һич кенә дә шик астына куймыйлар. «Әмма алар бу мәсьәләләрдә халык белән эшләп карамаган. Бүгенге кебек махсус хәрби операция шартларында илебез бердәм булырга тиеш. Без исә кайсы система дөресрәк булуы турында бәхәсләшергә мәҗбүр. Район, шәһәр дәрәҗәсендә билгеләнәчәк җитәкчеләр кемнәр соң алар? Алар муниципаль берәмлек өчен җаваплылык тоймаячак. Бүген бар вазыйфага билгеләгәннәр, иртәгә – юк. Ә халык сайлап куйган җитәкче читтән килгән кеше түгел. Ул халык белән бергә яши, аларны нәрсә борчыганын белә. Нәрсә, илдә башка проблема беткәнме әллә? Халык белән ничек элемтә урнаштырырга? Без таянган кешеләр булмый икән, элемтә дә булмаячак», – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу мәсьәләдә төбәкләргә сайлау хокукын бирергә кирәк. «Тәкъдим бар икән, бергәләшеп фикер алышыйк. Вячеслав Володин – зирәк кеше, ул субъект дәрәҗәсендәге хакимият органын узган, мондый бәхәсләргә урын калдырырга ярамый. Бу мәсьәләдә нинди генә карар кабул ителсә дә, без аны үтәячәкбез, әлбәттә. Әмма барлык карарлар да халык, дәүләт файдасына булырга тиеш. Мин депутатлар корпусына да, авыл җирлекләре җитәкчеләренә дә бик рәхмәтле», – диде Татарстан Рәисе.
Дәүләт Советында мигрантларның рус телен белмәгән балаларын мәктәпкә алмау турындагы федераль закон проекты да бәхәс уятты. «Рус телен белмәгән баланы укырга алмыйлар икән, ул кая барырга тиеш? – диде депутат Ринат Вәлиуллин. – Мигрант балалары күп икәнне барыбыз да беләбез. Димәк, җинаятьчелек артачак. Мондый балалар алга таба нишләячәк? Закон проектында бу хакта бер сүз дә юк». Депутат Рәсим Баксиков әйтүенчә, «укымый икән, димәк, ул – булачак бандит». Парламентчылар арасында закон проектын хуплап, мондый балалар укырга керергә алдан әзерләнсен, рус телен өйрәнсен, дигән фикер белдерүчеләр дә булды. «Алар бөтен сыйныфны артка сөйри. Халыктан моңа бәйле шикаятьләр күп килә», – диде депутат Руслан Йосыпов.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, закон проекты республикада кыенлыклар китереп чыгарырга да мөмкин. «Татарстанда мигрантлар күп. Алар безгә кирәк. Завод-предприятиеләрдә эшче көчләр җитми. Әмма бу эшне җайга салырга тиешбез», – диде ул. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты закон проектына карата алдан уңай карар әзерләсә дә, тавыш бирү барышында депутатлар аны хупламады. Нәтиҗәдә әлеге мәсьәлә көн тәртибеннән төшерелде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat