Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры декабрь аенда «Хыялга бер адым» дип исемләнгән бер сәфәр тарихын тәкъдим итәчәк. Ул Кәрим Тинчуринга һәм аның белән бергә иҗат иткән сәхнәдәшләренә багышланган. Спектакльнең идеясе, күренекле драматургны кем уйнавы хакында журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Язучы Рөстәм Галиуллин «Хыялга бер адым» пьесасын, Кәрим Тинчуринның хатыны, «Сәйяр» труппасы актрисасы Заһидә Тинчурина истәлекләренә нигезләнеп, театр өчен махсус язган. Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов сүзләренчә, премьера Кәрим Тинчурин гына түгел, ә драматургның замандашлары турында да сөйләячәк. Спектакльдә 1921 елгы вакыйгалар сурәтләнә. Ачлык һәм куркыныч тиф авыруы таралгач, Кәрим ага татар театры киләчәген коткару ниятеннән, труппаны Ташкентка алып китә.
– Спектакльдә илебез һәм милләтебез өчен катлаулы чор сурәтләнә. Минемчә, ул чорның безнең хәзерге вакыт белән дә ниндидер тәңгәллеге бар. Моннан 100 ел элек артистлар татар театрын саклап калырга тели, аны яшәтер өчен төрле юллар эзли. Шунысы мөһим: спектакль Кәрим Тинчурин һәм аның тормыш иптәше Заһидә Тинчурина шәхесләре генә түгел, алар белән бергә эшләгән, иҗат иткән актерлар турында да. Шушы спектакль аша аларның барысын да күрсәтү теләге бар иде, – диде Туфан Имаметдинов. Премьераның бер сәфәр тарихы жанрында бирелүе тарихи фактларга таянып эшләүгә бәйле. Спектакль татар театры башлангычын, Тинчуринның аны саклап калырга теләвен тасвирлап бирә.
Күренекле драматург ролен спектакльдә Тинчурин театры артисты Артем Пискунов башкарачак. Ул шәхеснең никадәр ышанычлы һәм дөрес кеше булуын билгеләп үтте.
– Кәрим Тинчурин хакында истәлекләр һәм язмалар аша фикер йөртергә була. Драматург куркыныч вакытларда да берәүне дә сатмый. 1937 елда ул кулга алына һәм шул чакта да чын кеше булып кала.
Тинчуринның бөтен труппа белән идарә итә алуы гаҗәеп. Артистлар арасында төрлеләре була бит. Алар – үзенчәлекле халык. Драматург исә 60 артистны үз артыннан ияртә алган, ышандыра белгән. Ул вакытта бит Тинчурин аларга күп акча да вәгъдә итмәгән. Бу – татар театры барлыкка гына килгән чор, әле режиссерлар да юк, артистлар да сирәк. Шуңа күрә Кәрим Тинчурин үзенә зур җаваплылык ала белүче кеше булгандыр дип уйлыйм, – дип сөйләде артист.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat