“Мәктәп экопатруле” конкурсы җиңүчеләре ачыкланды

28 ноябрьдә «Әкият» курчак театрында «Мәктәп экопатруле» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чара Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган «Экология» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.

«Мәктәп экопатруле» конкурсы республикада 2014 елдан бирле уздырыла. Әлеге конкурс 1-11 сыйныф укучылары катнашуын күздә тота. Быелгы уку елында 3 меңнән артык гариза килгән, ә 10 ел эчендә экологлар 51 меңнән артык гариза кабул иткәннәр. Әлеге конкурс әйләнә-тирәне, табигатьне чиста тотарга һәм саклауга йогынты ясый:
«Иң мөһиме — бүген без 10 еллык юбилейны үткәрәбез һәм конкурс буенча нәтиҗә ясыйбыз. Шушы елларда мәктәп укучыларыннан һәм яшьләребездән 51 мең гариза килде. Алар республикабызны чистартырга һәм сакларга тырыша. Экология безне берләштерә. Республикабызны чистарак итү максаты берләштерә!» — дип искәртте Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.
Конкурсның төп максаты — Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларын экологияне яхшырту буенча гамәли эшчәнлеккә җәлеп итү, яшь буында ватанпәрвәрлек, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәүләт Советы депутаты, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин да проектның әһәмиятен ассызыклады: «Сез экологиягә битараф түгел. Бүген минем өчен иң мөһиме шул: остазларыгыз сездә шәхес формалаштыра. Төп лейтмотив — ул ватанпәрвәрлек!»
Юбилей тантанасында дүрт номинациядә бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды: «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп» һәм «Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы».

«Иң актив укучы» номинациясендә 1-4 сыйныфлар арасында җиңүчеләр – Гарифуллин Тамерлан (Казан) һәм Клычкова Софья (Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе); 5-8 сыйныфлар арасында – Хәбирова Лиана (Саба районы) һәм Орлова Софья (Әлмәт шәһәре); 9-11 сыйныфлар арасында – Сәләхетдинов Ринат һәм Әхтәмова Адилә (Түбән Кама районы).
«Иң актив сыйныф» номинациясендә 1-4 сыйныфлар арасында беренчелекне Казан шәһәренең 27нче гимназиясе һәм Чүпрәле районының Шланга авылы мәктәбе укучылары алды; 5-8 сыйныфлар арасында жиңүче булып Чаллы шәһәренең 67нче мәктәбе һәм Сарман районының Ләшәү-Тамак мәктәбе танылды; 9-11 сыйныфлар арасында Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясе һәм Тукай районының Калмия мәктәбе укучылары җиңде.
«Иң актив мәктәп» номинациясендә 1-4 сыйныфлар арасында беренчелекне Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 26нчы лицей һәм Чүпрәле районының Шланга авылы мәктәбе укучылары алды. 5-8 сыйныфлар арасында Казан шәһәренең Һади Такташ исемендәге 27 нче гимназия һәм Чирмешән районының Туймәт авылы мәктәбе укучылары җиңде. 9-11 сыйныфлар арасында Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия һәм Тукай районының Калмия мәктәбе укучылары җиңде.
«Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы» дип Түбән Кама муниципаль районын билгеләделәр.

Бүләкләү тантанасы бию һәм җыр концерт номерлары белән үрелеп барды. Жиңүчеләргә телескоп, фотоаппарат, телефон, смарт-сәгать һәм планшет бүләк иттеләр. Конкурсның гомуми бүләкләү фонды 1,4 млн сумнан артык тәшкил итте.

Исегезгә төшерәбез: «Мәктәп патруле» конкурсы ярдәмендә 2023 елда 51 тонна кулланылган батареяләр җыелган, ә 2019 елдан алып 166 тонна аккумулятор утильләштерүгә тапшырылган.

Сылу Фәтхетдинова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү