Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт әләме көне белән котлады

Татарстан Рәисе искә төшергәнчә, бүген – 29 ноябрьдә республиканың Дәүләт әләме көне билгеләп үтелә.

Ул телеграм-каналында бәйрәм белән котлап, “Ак Барс” һәм “КамАЗ-мастер” спортчылары һәм җанатарлары кулында, хәрбиләрнең шевроннарында, махсус хәрби операция зонасында азат ителгән биналар өстендә, төбәк һәм ил өчен мөһим булган башка вакыйгаларда Татарстан әләме җилфердәгән видео урнаштырган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү