Редакциябезгә хатларның төрлесе килә. Араларында ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә аз түгел. Сүзләрен ишеттерә, катлауы мәсьәләнең чишелешен таба алмаганга язалар, шалтыраталар безгә. Андый хәбәрләргә битараф калмыйбыз. Шөкер, белешә, ачыклый торгач, нәтиҗәсе дә булмый калмый. Без килеп киткәннән соң юллар яңарганын, сулар чистарганын, эшләр башкарылганын ишетү рәхәт. Димәк, юкка тырышмыйбыз. Ярдәмебез тигән берничә авылга бу юлы үзебез шалтыраттык.
Аңлаш(ма)у
Ел башында газетабызда басылып чыккан әнә шундый атамалы язмада сүз төрле каршылыклар нәтиҗәсендә Бишмунча авыл җирлегенә башлык сайлап куя алмаулары турында барды. Шулай ук авыл халкы 2021–2023 елларда җыйган үзара салым акчасының «эшкә җигелмәве» өчен дә борчылуын җиткерде. Ул вакытта алар белән күрешеп сөйләшкәннән соң, элеккеге җирлек башлыгы Ришат Фазлыев, башкарма комитет җитәкчесе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Римма Хәлимуллина, Әлмәт районы башкарма комитетының җирле үзидарәләр белән эшләү бүлеге башлыгы Ирина Шаргина, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллиннан аңлатмалар алдык. Шөкер, нәтиҗәсе булмый калмады: клубка ремонт ясалды, өч еллык үзара салым акчасына су линияләре алыштырылды. Һәм, ниһаять, күптән түгел генә авылга җирлек башлыгын билгеләп куйдылар.
– «ВТ» хәбәрчесе килеп киткәннән соң клубны ремонтладылар, су линияләре алыштырылды, халык бердәм кубып авылны матурлады, атна саен өмәләр уздырдык. Һәм иң мөһиме – авыл өчен янып йөрүче Морат Мөбарәкшин җирлек башлыгы итеп билгеләнде, – дип сөенече белән уртаклашты Лилия Купаева. – Безнең гозерне кире какмыйча, ачыклык кертергә тырышканыгыз, җавапларны урнаштырганыгыз, фикерләребезне киң җәмәгатьчелеккә җиткерүегез өчен зур рәхмәт. Бозны бергәләп гыйнвар аенда ук кузгаткан идек бит. Без эндәшмичә бик озак яшәдек, аңлашу, уртак фикер булмаганга сезгә чыккан идек. Берәр елдан тагын безнең якларны урарсыз әле, уңай үзгәрешләр күбрәк буласына ышанам. Халык белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт, барыгызга да уңышлар телим, газета гомерле булсын.
Шушы авылда яшәүче Айдар Габдрахманов та үзгәрешләрнең бишмунчалылар өчен уңай булуын әйтте.
– Авыл, чыннан да, ямьләнеп, җанланып китте. Халык бер-берсен санлый, аңлый һәм ишетә башлады. Яңа җирлек башлыгы килгәч, моңа кадәр игътибардан читтәрәк кала килгән күп эшләр эшләнде. Зират яннары чистартылды, урамнарга утлар куелды, чүп үләннәр чабылды. Без бик канәгать. Килеп, безне ишетүегез, кирәкле кешеләргә чыгуыгыз өчен зур рәхмәт, – диде ул.
Юл газабы
Әлеге язма 2022 елда басылып чыккан иде. Темасы катлаулы булгач, нәтиҗәсен дә озаграк көтәргә туры килде. Ул вакытта редакциягә Әгерҗе районының Яңа Бәзәкә авылында яшәүче Фирдәвес Уразманов мөрәҗәгать итте. Ул Яңавыл һәм Яңа Бәзәкә авыллары арасындагы 5 чакрым озынлыктагы юлның бик начар хәлдә булуын әйтте. 1985 елда колхоз өйгән дамба юл икән бу. Колхоз яшәгән чорда юл өстен, гравий җәеп булса да, ремонтлап торган булганнар. 2004 елда колхоз беткәннән бирле юл ремонтланмый, өсте юыла-юыла, гравие агып бетеп, кызыл балчыкка калган, язын-көзен, яңгырлар яуганда, йөри алмаслык хәлгә килә.
Халыкны бик нык борчыган әлеге мәсьәлә буенча Әгерҗе районының ул вакыттагы башлыгы Азат Вәлиевкә шалтыраткан идек.
– Программа тулысы белән кертелгән, ләкин әлегә ахырга кадәр расланмаган. Әгәр бар да без планлаштырганча булса, 2023 ел ахыры – 2024 елда эшләрне төгәлләү бурычы куябыз, – дигән иде ул.
Язма газетада басылып чыкканнан соң да район администрациясе белән һәрдаим элемтәдә тордык, авыл халкы кебек үк, алар да яңа юл һәм акча көтте. Һәм, ниһаять, Яңа Бәзәкә кешеләренең зарыгып көткән көннәре килеп җитте. Быел көзен аларга 5 чакрымга сузылган арада асфальт юл салдылар. Шул ук көнне Фирдәвес Уразманов сөенечләре белән уртаклашып, «ВТ» хәбәрчесе белән элемтәгә чыкты.
– Бик зур рәхмәт. Сезнең белән бергәләп башланган эш иде бу. Язма чыкканнан соң да безнең хакта онытмыйча, гел хәлебезне белешеп, ярдәм итеп тордыгыз. Анысына аерым рәхмәт. Үзем дә күп йөрдем, Аллаһы Тәгаләдән дә сорадык. Хәзрәтләр Гомрә хаҗына киткәндә дә: «Яңа Бәзәкә белән Яңавыл авыллары арасына асфальт юл салуларын сорап дога кылыгыз әле», – дип әйтеп җибәргән идем. Аллаһы Тәгалә: «Сорагыз, сәбәбен бирермен», – дигән бит. Шуңа күрә барысының да ярдәме булгандыр, – диде ул.
Хәзер ул ике авыл арасында «җырлап» кына узуларын әйтте.
– Мондый юллар турында күпме еллар хыялландык бит. Хәзер, яңгыр ява, дип куркып торасы юк. Үзебезгә дә, шәһәрдән кайтучыларга да, мәктәп укучыларына да бик уңайлы. Пычрак ерып йөрү түгел инде. Асфальт юл авыл уртасына кадәр килә, аннан калганына ком-таш катнашмасы түшиләр. Әлеге вакытта шул эшләрне эшлиләр. Авыл урамнарына юл билгеләре урнаштырып чыктылар. Алары төнлә матур булып ут яктыртып тора. Безнең якларда җиләк, гөмбә бик күп үсә. Аларны җыярга килүчеләргә дә бик әйбәт. Бәлки әле киләчәктә авылда йортлар сатып алучылар, яңаларын җиткезүчеләр дә булыр. Авыллар гомерле, юллар чыдам, үзебез исән-имин булыйк, – диде Фирдәвес Уразманов.
Сусау
Яшел Үзән районының Рус Әҗәле авылы халкы чиста суга сусаган иде.
– Беренчедән, безнең авылда су эчәргә яраксыз. Икенчедән, бик начар ага. Шәхсән минем йортка су ел дәвамында бик начар килә. Мин бу авылга сигез ел элек кенә күченеп кайттым. Башта аны-моны уйламыйча, краннан аккан суны кайнатып эчә идем. Тик бервакыт әле теге, әле бу җирем авырта башлады. Кызым дәваханәгә тикшерүгә алып баргач, бавырда ком барлыгын әйттеләр. Дәвалансам да, ике айдан ул ташка әйләнде, – дип сөйләгән иде биредә яшәүче Гүзәл Сәлахова.
Ул чагында без авылны су белән тәэмин итүче «Нурлат» торак-коммуналь хуҗалык җитәкчелеге белән элемтәгә чыкканнан соң, оешманың яңа җитәкчесе үзенең командасы белән килеп, торбаларны тутыктан чистарттылар.
– Проблемалар аннан соң да тулысынча бетмәгәч, торбаларны өрдергәннәр иде. Шуннан соң хәлләр уңайланды. Су да кинәт туктап калмый башлады, өзлексез килә. Әлегә халыктан зар ишетелми. Без инде киләчәктә күпмедер аралыкта торбаларны алыштырмаслармы икән, дип өметләнәбез. Ләкин бу – безнең хыял гына, – дигән иде бераздан җирлек башлыгы Гөлнара Семахина.
Теләкләренең «Амин» дигән чагына туры килгән. Дөрес ялганмаган торбалар да алыштырылган, су башнясының яңасы да урнаштырылган.
– Сез килеп китүгә үк, килеп, торбаларны карап, чистартып киттеләр. Мин газетага да, шәхсән үзегезгә дә бик рәхмәтле. Сез килгәндә суның ни өчен аз акканын ачыклый алмаган идек бит. Бәхеткә, черегән су торбасы тишелеп, су үзе агып чыкты. Торбалар да дөрес тоташтырылмаган булган икән. Ул эшләрне башкаргач, җәен сусызлыктан тилмерүче булмады. Ә инде быел көзен яңа су башнясын урнаштырып куйдык. Бик искергән, тузган иде. Моның өчен район башлыгы Михаил Афанасьевка зур рәхмәт. Акча табып, зур эшләрне башкарып чыктылар, – дип сөйләде Гөлнара Семахина.
Аның сүзләренчә, хәзер авылда суга бәйле проблемалар беткән. Иң мөһиме халык канәгать. Су җитми, пычрак су эчәбез, дип зарланган кеше дә юк.
– Бик теләсәк тә, кайбер проблемаларны тиз арада гына хәл итү мөмкин түгел. Кайдадыр бераз сабыр итәргә, финанслауны көтәргә, кайдадыр белгечләр белән киңәшеп эш итәргә кирәк. Әле ярый авыл халкы сезнең газетага мөрәҗәгать иткән. Кирәкле кешеләргә чыгып сөйләшкәч, боз урыныннан кузгалды, – диде җирлек башлыгы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat