Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 3 кеше агуланып үлгән, 17се хастаханәгә озатылган

Зыян күрүчеләр “Рубикон” гадәти тормышка җайлаштыру үзәгендә яшәгән.

Алтай краеның Калманск районы Калистратиха авылында төрмәдә утырып чыгучыларны гадәти тормышка җайлаштыру максатындагы шәхси социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә яшәүчеләр агуланган. Өч кеше үлгән, 17се хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә “ТАСС”.

Районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләр Алтай төбәк иҗтимагый оешмасының “Рубикон” гадәти тормышка җайлаштыру үзәгендә яшәгән.

Тикшерү органнары иминлек таләпләренә җавап бирмәгән, саксызлык белән ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгаткан.
Бу хәлне Россия Тикшерү комитетының Алтай крае буенча Тикшерү идарәсе аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлеге тикшерә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү