Саксызлык белән үлемгә китерү турында статья буенча җинаять эше кузгатылган.
Әлмәтнең политехник көллиятендә физкультура дәресе вакытында бер үсмер җан биргән. Бу хакта “KazanFirst” үз чыганакларына таянып яза.
Егет физкультура дәресендә кинәт кенә аңын җуеп егылган. “Ашыгыч ярдәм” медиклары аны хастаханәгә озаткан. Бәхетсез бала шунда җан тәслим кылган.
Саксызлык белән үлемгә китерү турында статья буенча җинаять эше кузгатылган. Үсмернең үлеме сәбәпләре ачыклана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat