Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасының тышкы эшләр министры урынбасары Вахид Джалалзадә белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда Россия-Иран хезмәттәшлеге кысаларында Иран һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне, шул исәптән парламентара багланышларны киңәйтү мәсьәләләре каралды.
«Иран Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында аерым урын алып тора, соңгы елларда товар әйләнеше 200 миллион долларга якынлаша, – диде Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда. – Безнең мәдәни һәм гуманитар элемтәләребез, гадәттәгечә, нык. Республиканың югары уку йортларында ике меңнән артык Иран студенты белем ала».
Республика парламенты башлыгы Иран коллегаларына визитлары өчен рәхмәт белдерде һәм Иранның Казандагы Генераль Консуллыгының республика башкаласында беренчеләрдән булып ачылуын (2007 елда) билгеләп үтте. «Бу елларда без күп юнәлешләр һәм мәсьәләләр буенча тыгыз хезмәттәшлек итәбез», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент җитәкчесе шулай ук Иран җитәкчелегенә быел октябрь аенда Казанда узган XVI БРИКС саммитында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Иранны иң югары дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр, Татарстан башкаласына Ислам Республикасы Президенты Масуад Пезешкиан үзе килде.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзаханига рәхмәт белдерде. «Иран Ислам Республикасы белән бүген без күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәбез. Киләчәктә Иран парламенты белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү буенча эшне көчәйтеп, парламентарийларыбызның ике яклы визитлары белән алмашсак, бик шат булачакмын. Сезнең Татарстанга килүегез дустанә мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм итәр дип ышанам», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Иран Ислам Республикасы Тышкы эшләр министры урынбасары Вахид Джалалзадә, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенә, Дәүләт Советы Рәисенә, парламент депутатларына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтеп киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын белдерде. «Россия белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләр бүген иң югары дәрәҗәдә һәм ул үсә бара, – диде Вахид Джалалзадә, – безнең дәүләтләрнең уртак яклары күп. Мин Татарстанның безнең халыкара мөнәсәбәтләрдә төп төбәкләрнең берсенә әверелүенә бик шатмын».
Вахид Джалалзадә әйтүенчә, гуманитар хезмәттәшлектән тыш, икътисадый элемтәләрне көчәйтергә, шулай ук багланышларның яңа юнәлешләрен эзләргә кирәк, мәсәлән, туризм өлкәсендә. «Безнең туристлык тармагын үстерүдә зур мөмкинлекләребез бар, – дип басым ясады Иран Тышкы эшләр министры урынбасары, – Казаннан Тәһранга яки башка шәһәрләребезгә туры рейсларны яңарту мәсьәләсен күтәрергә кирәк дип саныйм».
Бүген Вахид Джалалзадә шулай ук Иран Генераль консуллыгының Казандагы яңа офисын ачу тантанасында катнашырга, шулай ук Казан федераль университетында белем алучы Иран студентлары белән очрашырга ниятли.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat