Чыкмагач бәбиләр, бииләр әбиләр: авыл клубларының бүгенге хәле ничек?

Әле бик ерак та булмаган 1980–1990 нчы еллар. Иң матур костюм, күлмәкләрен киеп, бизәнеп-ясанып, яшьләр авыл клубына агыла. Үзләре ошатып йөргән парны сайлап алалар да «Ламбада» бииләр. Әниләрнең әнә шулай дип сөйләгәннәре искә төшә. Ә хәзер, авыл клубы, син нихәлләрдә? Ишегеңне ачып керүче бармы, әллә сине бикләп үк куйдылармы?

Тамчыдан күл җыелса, вәт булыр иде!

Тырышып-тырмашып диярлек эшләүче клублар бар әле ул. Шундыйларның берсе – Теләче районының Баландыш авылы мәдәният йорты. Директоры Илсаф Тимербайев сүзләренчә, яшьләрнең клубка йөрү теләге юк түгел, әмма аларның ничек эшләве һаман да шул акчага килеп төртелә.

– Баландышта төрледән-төрле зур чаралар үткәрелеп тора, шунлыктан күрше авыл һәм район халкы да бездә еш кунак була. 2020 елда капиталь төзекләндерүдән соң тагын да матурланган, якты, зур мәдәният йортыбыз бар. Мәдәни чаралар да, күңел ачу кичәләре дә даими үткәрелә. Үзешчәннәребез белән концерт та, спектакльләр дә куябыз. Еш кына эстрада артистлары концерт белән килә.

Яшьләрне җәлеп итү җиңел түгел. Авылдагы шартлар белән шәһәрне чагыштырып булмый анысы. Без үзебез укучы, студент булган чорда мәдәният йортлары тулып тора иде. Ул вакытта әле хәзерге кебек шартлар да юк, ләкин халык барыбер йөрде. Бердәнбер күңел ачу чарасы дискотекалар иде. Аппаратурасы иске булса да, утлар булмаса да, яшьләр шунда агылды. Хәзер дә яшьләр дискотека сорый. Рәхәтләнеп татар көенә бииләр. Оештырып караган булды, йөзләгән кеше килде. Ләкин аларны тыйдылар. Минемчә, айга бер тапкыр булса да, шундый чара үткәрелсә, яшьләр бик теләп йөрер иде.

Без көчебездән килгәнчә, яшьләр сораган һәм кызыксынган чараларны үткәрергә тырышабыз. Кинога бик теләп йөриләр бездә. Чын кинотеатрдагы кебек шартлар булмаса да, үзенә күрә атмосферасы кызыклы. Бу безнең авыл яшьләренең күптәнге теләге иде. Шөкер, конкурста катнашып, сертификат отып, шул акчага проектор алдык. Яшьләр йөри ул. Аларны тыймаска һәм бераз булса да теләкләрен ишетергә, тыңлый белергә генә кирәк, – ди Илсаф Тимербайев.

Директор сүзләренчә, авылга яшьләр ял көннәренә генә кайта. Шуңа күрә атна ахырында булса да Баландыш мәдәният йорты алар белән тулып, гөрләп тора. Моны директорның үзенең дә яшь булуы белән бәйлиләр икән.

– Яшьләр өчен авылда мәдәният йорты – бердәнбер җыелу, очрашу, күңел ачу урыны. Аларга ни кирәген бергә утырып сөйләшәбез. Барысын да тормышка ашырасы килә. Ләкин, кызганыч, барысына да акча мәсьәләсе аяк чала. Башка якларда ничектер, тик бездә мәдәният өлкәсенә матди яктан ярдәм зур дип әйтә торган түгел: йә грант язасың, йә конкурста җиңәсең. Шунысы кызганыч: үзешчәннәребез белән оештырган концертларыбызның билет акчасын да мәдәният йортын үстерүгә тота алмыйбыз, кассага илтеп тапшырабыз. Юкса, тамчыдан күл җыелып, күпме эш эшләргә, яңалык кертергә булыр иде, – ди Илсаф Тимербайев.

Яшьләргә – яшь җитәкче энергиясе

Актаныш районының Яңа Әлем авылы клубы мөдире Ландыш Кирамова әле күптән түгел генә клуб җитәкчесе вазыйфасында эшли башлаган. Ул яшьләрнең яңа клуб бинасында чаралар оештырырга ашкынып торуын әйтә.

– 2024 елның августында капиталь ремонттан соң авылыбызда яңа мәдәният йорты ачылды. Ике авылына 570 хуҗалыгы булган җирлек өчен бу – зур вакыйга. Авылыбызның киләчәге яшьләр кулында бит. Аларны авылда калырга җәлеп итү, унайлы шартлар тудыруны безнең төп бурычыбыз дип саныйм. Икенче катта укучылар өчен бию, рәсем, теннис, баян, җыр түгәрәкләре эшли. Укучылар мәктәптән йөгереп диярлек шушында килә. Клубта тематик дискотекалар уза. Фильмнар күрсәтелми, чөнки зур экраныбыз юк. Якшәмбедән кала клуб ишекләре көн дә ачык. Күптән түгел генә эшли башласам да, яшьләр белән кичләрен җанлы әңгәмәләр алып барырга тырышам, бергәләп төрле кичке уеннар да оештыра башладык. Тырышлык һәм игътибар булса, аларны телефон дөньясыннан чыгарып була. Халык белән эшләгәндә тәмле телеңне кызганмау мөһим. “Нинди чарага әзерләнәбез?” – дип, кич саен хәтта СМСлар язып торалар. Әле менә КВНга әзерләнеп йөргән мәлебез. Егетләр, кызлар хәзер бик актив һәм идеяле, күбрәк аларның фикеренә колак салып эш итәбез. Җитәкче үзе дә яшьләргә яхшы энергия таратса, алар белән уртак тел тапса, алар, һичшиксез, кич клубка чыгарга ашкынып торачак, – ди Ландыш Кирамова.

Клубта күңел ачу «модно» түгел

Егетләр һәм кызларның клубка йөрү-йөрмәү проблемасын яшьләрнең үзләреннән дә сорап ачыкладык. Арча районының Ташкичү авылыннан Рәсүл Галиев фикеренчә, аңа клубта вакыт уздыру берничә сәбәп аркасында кызык түгел.

– Беренчедән, яшьләр виртуаль күңел ачуны сайлый. Традицион очрашулар һәм клубларны инде күптән социаль челтәрләр, онлайн уеннар, стриминг алыштырды. Шуңа күрә алар өчен клуб – вакытны бушка үткәрү урыны. Икенчедән, клубларда күңел ачу сыйфаты түбән дәрәҗәдә. Күп очракта авыл клубларында җиһазлар иске, шулай ук яшьләрне кызыксындырырлык заманча программалар һәм чаралар аз үткәрелә. Мин үзем IT өлкәдә белем алам. Әгәр авыл клублары, заманча технологияләр кулланып, шушы өлкәдә ниндидер махсус курс яисә мастер-класс тәкъдим итә ала икән, миңа да кызык булыр иде. Аннан соң авылда клубка чыгарлык иптшләр дә юк. Ә яшьләр клубны өлкәннәр генә ял итә торган урын дип саный, – ди студент.

Учакка утын өстәп торсаң гына

Ә менә Балык Бистәсе районының Котлы-Бөкәш авылыннан Зилә Зиннәтуллина иптәшләре белән булдыра алганча кызыклы чаралар оештырырга булыша икән.

– Авылны бик яратам, атна саен кайтып йөрим. Без, ике авылны бер итеп, Котлы-Бөкәш клубына да, Тәберде Чаллысына да йөрибез. Клублар яхшы хәлдә, көн дә ачыла, дүшәмбе генә – ял. Клубта төрле-төрле чаралар оештырабыз, һәр бәйрәмне үткәрер өчен алдан җыелышып, сценарийлар язып, артистлар эзләп, ныклап әзерләнәбез, халыкның күңелен күрергә тырышабыз. Мин үзем дусларымны җыеп клубка йөрим. Җырлар куеп, биергә, күңел ачарга, теннис, бильярд уйнарга тырышабыз. Кайвакытта җыелышып, кич утырабыз, чәй эчәбез.

Авылда яшьләр күп, ләкин клубка керүчеләре бик аз. Безнең авылда мөмкинлекләр күп, урамнарыбыз киң, яшьләр күбрәк кибет каршында җыела, аралаша, музыка куя. Клуб эченә җылынырга гына кагылып чыгалар. Хәзерге яшьләр башка төрле, чыннан да, аларны клубка җәлеп итү авыр. Беләсезме, алар күп очракта ояла, әлеге оялу хисен басар өчен, нинди дә булса җай табарга кирәктер, – ди Зилә Зиннәтуллина.

Клублар чоры кире кайтыр кебек

Балтач районының Көек авылыннан Ландыш Гәрәеваны чын-чынлап дискотекалар ветераны дип атарга мөмкин. Аның сүзләренә караганда, әле  берничә ел элек кенә Балтач авылларында дискотекалар гөрләгән.

– Төялешеп, Карадуган авылына дискотекага бара идек. Анда кеше галәмәт күп була торган иде. Бервакыт хәтта клуб мөдире ишеккә: «300 кешене генә кертәм», – дип язып элде. Җомга һәм шимбәне түземсезлек белән көтә идем, ә хәзер дискотекага чыгучыларны күргән юк. Әйе, Яңа ел чараларына кеше җыела, тик яшьләр, студентлар түгел. Хәзер сеңлекәшләрдән дә, атылып, дискотекага барабыз, дигән сүзләрне ишеткән юк.

Яшьләр клубка кайчан да булса тагын йөрерме? Авыл клублары кичке сәгать унбердә ябылмасын иде, яшьләр бит ул вакытта өйләреннән генә оешып чыга. Аннары алар шәһәр төнге клубларына ияләшкән, аларга төн буе шунда селкенү кирәк. Безнең авылда клуб кеше йөрсә дә, йөрмәсә дә, һәрвакыт ачык. Ачмый хәл юк, чөнки әнә бер авылда клуб мөдиренә, кеше йөрмәү сәбәпле бинаны ачмаганга, штраф чәпәгәннәр. Җитәкчеләргә клубка әллә нигә бер булса да эстрада артистларын чакырырга киңәш итәр идем. Кеше киләчәк. Күпмедер вакыттан соң әти-әниләр клубта күңел ачкан чаклар кире әйләнеп кайтыр кебек миңа, – дип хыяллана Ландыш Гәрәева.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү