Ашказаны-эчәк авырулары илдә иң еш очрый торган чирләр рәтендә дүртенче урында тора. Араларында иң киң таралганнары ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсыну (гастрит) белән ашказаны җәрәхәте (язва), ди белгечләр. Ул чирләр ни сәбәпле пәйда була да алардан ничек сакланырга?
Табиб-гастроэнтеролог Индира Гыймалтдинова белән шул хакта сөйләштек.
– Соңгы арада хроник гастрит, язвадан интеккән кешеләргә аеруча авыр – чирнең яңадан баш калкыткан көннәре. Ни өчен бу чирләр нәкъ менә яз-көз көчәя?
– Һава торышы кисәк үзгәргәндә, иммунитет какшый. Шул сәбәпле ашказаны-эчәклек тракты да сүлпәнрәк эшли башлый. Организм витаминнарга кытлык кичерә башлый. Көз көне еш күзәтелә торган депрессия, стресслар да еш кына ашказаны авыруларының баш калкытуына китерә.
– Гастрит белән язва бер-берсеннән ничек аерыла?
– Гастрит вакытында ашаганнан соң 3–4 сәгать үткәч, эч авырта. Язва булса, ашаганнан соң ук авырта башлый ул. Гастрит вакытында ашказанында авырлык сизелә, чәнчү, кикерү, күңел болгану кебек билгеләр күзәтелә. Кеше косарга да мөмкин. Язва вакытында, гадәттә, күңел болгана, сару кайный. Косканнан соң кешенең хәле җиңеләя төшә. Гастриттан аермалы буларак, язва вакытында кешенең төнлә дә ашказаны авырта. Соңгы арада язва бернинди билгеләрсез генә дә уза башлады. Шуңа күрә ашказанын төгәл кайсы чир борчыганын белү өчен, ФГДС узарга мөмкин. Бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзлегеңнән генә дәваланырга тырышу – зур хата.
– Сару кайнаса, чаң сугарга кирәкме?
– Әллә нигә бер сару кайнаса, зыян юк. Ә инде ул даими борчыса, табибка күренергә кирәк. Сару кайнау иң беренче чиратта гастрит, язва кебек авыруларның билгесе булырга мөмкин. Ашкайнату системасы әгзалары эшчәнлеге бозылганда (ГЭРБ) да сару кайный. Ашказанында бүсер булган, үт куыгы ялкынсынган (холецистит) кеше дә сару кайнаудан интегә. Сару кайнаганда ютәл, хәлсезлек, аппетит югалу, күңел болгану, тир бүленеп чыгу кебек билгеләр күзәтелсә, күкрәк турысында авырту сизелсә, аеруча игътибарлы булырга кирәк.
– Ашказаны авыртудан интеккән кеше нәрсәләрдән баш тартырга тиеш?
– Иң беренче чиратта, рационда үт суы бүленеп чыгуны көчәйтүче ризыклар (тозлы, кыздырылган, ачы, ысланган ашамлык, соус, тәмләткечләр, әче җиләк-җимеш) булмаска тиеш. Газлы су, камыр ризыклары, торт һәм кремлы пирожныйлардан да баш тартырга кирәк. Көненә 5–6 тапкыр аз-азлап ашау зарур. Бу чорда парда яисщ тогмалап пешерелгән ризыклар ашарга рөхсәт ителә. Ачы булмаган сөт ризыклары ашасаң да зыяны юк. Кичәге ипи дә ашказанына авырлык китермәячәк. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне чи килеш ашарга киңәш ителми. Ашаган очракта да кабыгын әрчү хәерле. Язва, гастрит борчыган чорда банан ашаудан да яхшысы юк. Андый чакта ашказанына кесәл дә җиңеллек өстәячәк. Бу чорда тавык, күркә ите кебек диетик итләргә өстенлек бирү яхшырак. Аларны фарш рәвешендә кулланырга киңәш ителә. Җиңел эшкәртелә торган солы, карабодай боткалары да файдага булачак.
Табиб киңәшләре
* Иң беренче чиратта, исерткеч эчемлекләр эчү, тәмәке тарту кебек начар гадәтләрне ташларга кирәк.
* Дөрес туклану да мөһим. Ризыкны көн дә билгеле бер вакытта ашарга кирәк.
* Рационда ашказанының лайлалы тышчасын ярсытучы ризыклар булмаска тиеш. Кыздырылган, артык кайнар һәм артык салкын ризык ашауны чикләргә кирәк.
* Табиб белән киңәшләшмичә, ялкынсынуга каршы дарулар эчәргә дә ярамый.
* Шәхси гигиена таләпләрен үтәү дә зарур.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat