“Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе үзенең юбилеен – 90 “яшьлеген” билгеләп үтә. Татарстанның төп проект институты бай тарихы дәвамында республиканың төзелеш комплексын үстерүдә актив катнаша. СССР, Россиянең атказанган төзүче һәм архитекторлары Ирек Фәйзуллин, Адель Хөснетдинов, Герман Бакулин, Сергей Саначин, Марат Кафиятуллин, Илдус Әсәдуллин, Геннадий Пичуев кебек шәхесләрнең исеме шушы институтка бәйле.
Предприятие тарихы Татарстан гына түгел, бәлки бөтен илнең үсеш тарихына бәйле. Аның проектлары буенча калкып чыккан Казан ЦУМы, Көнкүреш йорты, Төзүчеләр сарае, Химиклар сарае, Карл Маркс урамындагы Күргәзмә сәнгать фонды павильоны, “Татарстан” кунакханәсе, Спорт сарае, Балалар универмагы, Сәяси агарту йорты, “Акчарлак” рестораны, “Казан яшьләр үзәге” комплексы, Казан циркы кебек корылмаларны хаклы рәвештә Татарстан башкаласы символлары дип атарга мөмкин. Казанда “Горки I” һәм “Горки II” торак массивлары, 1970 елдан – Чаллы шәһәренең көньяк-көнбатыш өлеше дә институт проектлары нигезендә төзелә. Бу төзелешләр иң беренче чиратта торак проблемасын хәл итү мөмкинлеге бирә.
Институт проекты буенча төзелгән корылмаларны Татарстанда гына түгел, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Краснодар крае, Ижау, Төньяк Осетия, Кырымда, Россиянең яңа төбәкләрендә дә очратырга мөмкин. “Татинвестгражданпроект” проектлары Россиянең 20дән күбрәк төбәгендә гамәлгә ашырылган. Предприятиенең икътисадый яктан нәтиҗәле 39 проекты Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исемлегенә эләккән.
Оешма хезмәткәрләре соңгы дистә ел эчендә генә дә 165 коммерцияле һәм социаль торак объектын проектлаган: 50 мең кешегә “Салават күпере” микрорайоны, Иннополис шәһәрендә торак массивы, 100 меңнән артыграк балага 1442 мәгариф объекты.
Моннан тыш 212дән артыграк сәламәтлек саклау объекты да институт проекты буенча төзелгән. Алар арасында – COVID-19 пандемиясе чорында рекордлы вакыт эчендә калкып чыккан йогышлы авырулар хастаханәсе, атом төш медицинасы үзәкләре, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәләре, поликлиникалар, перинаталь үзәкләр һәм хоспислар, 110 спорт корылмасы: 45 мең кешегә исәпләнгән “Ак Барс Арена” стадионы, Спортның су төрләре сарае, Европадагы иң зур экстрим-паркларның берсе –“Урам”.
Предприятие проектлары нигезендә Казан метросы беренче линиясенең 4 станциясе пәйда булды. Хәзерге вакытта институт метроның икенче линиясе участогы (“Юлиус Фучик урамы”, “10 нчы микрорайон”, “ТАССРның 100 еллыгы”, “Академик Сахаров урамы” станцияләрен кертеп) проектын эшләү белән мәшгуль. Шулай ук Казан метросының икенче линиясен “ТАССРның 100 еллыгы” станциясеннән “Республика клиника хастаханәсе” станциясенә кадәр озайту буенча проект алды документлары эшләнә.
Институтның тагын бер күренекле проекты – Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк. Ул “Киләчәк уеннары 2024” халыкара мультиспорт турнирын үткәрүдә төп урынга әйләнде.
Хәзерге вакытта Казанда Мәскәү, Япония, Германиянең проект бюролары һәм архитектор Герман Бакулин эшләгән тиңдәшсез проект буенча Камал театрының яңа бинасын төзү төгәлләнеп килә. Моннан тыш “Татинвестгражданпроект” быел октябрь аенда БРИКС саммитын үткәрү уңаеннан төзелгән объектларның генераль проектчысы булып тора.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat