Казанда 50 яшьлек хатын җитәкчесе белән «аралашып», 4 миллион сум акчасын югалткан

Аферистлар аны акчасын югалту куркынычы янавына ышандырган.

Полициягә Казанда яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең мошенниклар корбанына әйләнүен аңлаткан Бу хакта “KazanFirst” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Болай булган. Аңа мессенджер аша, имештер, элекке җитәкчесеннән хәбәр килеп төшкән. “Җитәкче” аферистларның оешма хезмәткәрләренең шәхси мәгълүматларын кулга төшерергә җыенуы турында язган.

Берникадәр вакыттан соң хатын-кызга “полиция хезмәткәре” шалтыраткан. Монысы бөтен акчасын югалту куркынычы янавына, шуңа күрә аны ашыгыч төстә “имин счетка” күчерергә кирәклегенә ышандырган. Хатын-кыз, куркуга калып, барлык счетлары турында сөйләп биргән һәм ике көн эчендә аферистларга 4 миллион сум күчергән.
Берникадәр вакыттан соң гына, аферистлар тозагына әйләнүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү