Дингә кагылышлы 8 сорауга Ансар хәзрәт Мифтахов ҖАВАПЛАРЫ

Көлү намазны бозамы? Иреңнең чәчен кисәргә ярыймы? Әни гөле сагыш китерәме? Көндәлек тормышыбызда динебезгә кагылышлы сораулар еш туа. Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны борчыган шундый мәсьәләләргә җавап эзлибез.

Аларга «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов ачыклык кертте.

Кемдер иптәшемнең апасының каберенә тимер акчалар салып киткән. Нәрсә өчен икән ул? Бу очракта нәрсә эшләп була?

– Бу безнең диндәге кеше эше түгел. Башка диннәрдә кабер өстенә ризык, берәр төрле эчемлек, уенчык кую гадәте бар. Аларны мәрхүмгә ярдәмгә дип куялар. Шулай ук акчаны, малымның, мөлкәтемнең артуына китерсен, дип куючылар да бар. Ләкин бу – шәригатебез тарафыннан тыелган гамәл. Бу акчаларны ни эшләтергә дигәндә, аларны җыеп, берәр фәкыйрьгә бирә, яисә янәшәдәге җиргә күмеп куя аласыз.

Кояшта җылынган су белән тәһарәт алырга ярыймы?

Кояшта җылынган су белән тәһарәт алу мәкрүһ санала, ягъни бу – рөхсәт ителмәгән гамәл. Ник дигәндә, шундый су белән юынганнан соң проказа (инфекцияле чир. – ред.) авыруы белән чирләргә мөмкин. Бу хакта хәдистә дә телгә алына. Ләкин әгәр кеше кояшта җылынган су белән тәһарәт алса, ул тәһарәт дөрес була. Шулай да, мөмкинлек булса, тәһарәтне кояшта торып җылынмаган су белән алырга кирәк.

Күптән түгел чәчтараш булып эшли башладым. Намазлы, яулыклы мөслимәгә иратның чәчен кисәргә ярыймы икән? Мин өйдә иремнең, ир туганнарымның чәчен ала аламмы?

– Шәригатебездә хатын-кызга чит ят кешеләрнең чәчен алу тыела. Хатын-кызга махрам булган, ягъни ул кияүгә чыга алмый торган кешеләрнең (әтисе, бабасы, ире, абыйсы, энесе, балалары, ир туганнары, иренең әтисе, әти-әнисе ягыннан абый-энеләре. – ред.) генә чәчен алу рөхсәт ителә.

Кыз балага туган йортыннан гөл алып китәргә ярамый, диләр. Ни өчен шулай дип әйтәләр икән?

– Динебездә андый тыю юк. Бу кешеләр уйлап чыгарган ырым-шырым гына. Шуңа күрә аңа ышанырга ярамый.

Сәдаканы башка диндәге кешегә бирергә ярыймы? Бу гөнаһ түгелме?

– Әлбәттә, ярый. Әгәр кеше сәдакага мохтаҗ икән, аның кайсы диндә булуы мөһим түгел. Аллаһы Тәгалә аның савабын, әҗерен насыйп кылыр.

Бер көнне намаз укыганда ялгыш көлеп җибәрдем. Хәзер эчем поша инде. Намазым кабул булмагандыр, шулай бит?

– Көлү – дөрестән дә, намазны боза торган гамәл. Шыпырт кына көлү намазны боза. Әгәр кеше башкалар ишетерлек итеп шар ярып көлсә, аның намазы да, тәһарәте дә бозыла.

Якын туганыңа Яңа ел бәйрәменә бүләк итеп сүрәләр укый торган лампа бүләк итсәң ярыймы? Гомумән, бүләккә догалар, «Аллаһ» исеме язылган, сүрәләрдән өзекләр китерелгән китапчык, сувенир, савытсаба ише әйбер бирергә ярыймы?

– Билгеле булганча, Яңа ел – шәригатебез бәйрәме түгел. Шуңа күрә бүләкне Яңа ел белән котлап түгел, Аллаһ ризалыгы өчен, дип бирергә кирәк. Ник дигәндә, динебез бүләкләр бирешүне, туганлык җепләрен ныгытуны куәтли. Бу хакта хәдисләрдә дә әйтелә. Пәйгамбәребез: «Һәр гамәл ният белән кабул ителә», – ди. Шуңа күрә нинди генә эшкә алынсак та, иң беренче чиратта ниятебез дөрес булырга тиеш. Шул ук Яңа ел бүләгенә килгәндә дә, аны, Яңа ел белән котлыйм, яки, Кыш бабай алып килгән бүләк бу, дип түгел, ә Аллаһ ризалыгы белән туганлык җепләрен ныгыту өчен бирәм, дип тапшырырга кирәк.

Күз кабакларым кечкенәдән шешеп, ямьсез булып тора. Йөземә караган саен иң беренче шул күзгә ташлана. Аларны операция ярдәмендә матурлатасым килә. Якыннарым, бу зур гөнаһ, дип ясатмаска үгетли. Миңа ни эшләргә икән?

–  Тәнебез безгә җаныбыз кебек үк әманәт буларак бирелгән. Тәннең хуҗасы – Аллаһы Тәгалә. Ул безгә чиста тән биргән икән, без аны шундый ук чиста хәлдә кире кайтарып бирергә дә тиешбез. Әгәр дә без аны төрле үзгәрешләр белән кайтарабыз икән, безгә Аллаһы Тәгаләнең ачуы, ләгънәте булачак. Әгәр кеше, берәр бәла-казага дучар булып, тәненә зәгыйфьлек килсә һәм ул аңа алга таба яшәргә комачауласа, ул вакытта тәнне, әгъзаларны төзәтергә, үзгәрешләр кертергә рөхсәт ителә. Әгәр бу эш Аллаһы Тәгалә биргән матурлыктан риза булмыйча, кемнедер кызыктыру, башкалардан аерылып тору, калышмау өчен эшләнә икән, ул гөнаһ санала.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү