Буа районы Каменный Брод авылында шәхси йортта янгын чыккан. 6 бала арасыннан берсе, янгын чыгу турында сигнал бирүче прибор тавышын ишетеп, бу хакта әти-әнисенә әйткән. Аларның барысы да урамга чыгып китәргә өлгергән. Бәхеткә, беркемгә дә зыян килмәгән. Бу хакта “Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Коткаручылар 20 квадрат метр мәйданда янгынны сүндергән. Аның сәбәбе – электр приборыннан дөрес файдаланмау.
Янгын чыгу турында сигнал бирүче прибор бу йортка республика программасы буенча 2022 елда урнаштырылган булган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat