Казан “Гаилә” үзәгендә Татарстанның иң зур әләмен җилфердәткәннәр. 50 метрга 25 метр үлчәмендәге әләмне студентлар, укучылар һәм активистлар күтәргән. Бу хакта “Татар-информ” “Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе” Татарстандагы төбәк бүлеге мәгълүматларына таянып яза.
Чара бүген – 29 ноябрьдә билгеләп үтелүче республика Дәүләт флагы көненә багышлап уздырылган. Ватанпәрвәрлек рухындагы акцияне “Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе” ярдәмендә, Яшьләр институты, Казан шәһәре Балалар һәм яшьләр комитеты оештырган.
ТИСБИ студенты Константин Пчелов фикеренчә, мондый чаралар күбрәк халыкны, аеруча яшьләрне җәлеп итәргә тиеш.
“Студентлар белән Татарстан флагын сузганда, илебез өчен горурлык хисләре, ватанпәрвәрлек хисләре кичердек. Татарстанда яшәүчеләрнең барчасына нык сәламәтлек, бәхет, республикабыз өчен горурлану хисләре телим”, – дигән ул.
Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе” төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов әйтүенчә, Татарстан Дәүләт флагы көне чын мәгънәсендә бердәмлек һәм татулык символына әйләнгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat