Суррогат ана: «Сабыйны ата-анасына тапшырганда бәхет хисләрен генә кичерәм»

Розалия Мәмәтованың һөнәршөгыльләрен саный китсәң, кулдагы бармаклар да җитмәс. Белеме буенча инженерархитектор ул. Әмма бу белгечлек буенча эшләмәгән, эшләми дә. Моңа өстәп, таролог та, эзотерика белән дә мавыга, хәзер инде рухи остаз да. Әмма күпсанлы һөнәрләре арасында иң мөһиме һәм җаваплысы ана булу. Үз балаларына да, кешенекенә дә. Розалия суррогат ана. Хәзер аңа 37 яшь.

Аны бу адымга нәрсә этәргән? Йөклелек чоры ничек узган? Ана булу ничә сумлык хезмәт? Балалы булырга теләгәннәргә нинди киңәш биреп була? Суррогат әни Розалия Мәмәтова болар хакында «ВТ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Баланың атасын да, анасын да белмим»

2020 һәм 2022 елларда суррогат әни булып, дөньяга ике бала – малай һәм кыз китердем. Мин хәзерге вакытта кияүдә түгел. Рәсми төстә кияүдә булганым юк. Төрле аталардан ике балам – улым һәм кызым үсеп килә.

Барысы да улымның атасы булган кеше белән аерылышудан башланды, дисәм… Ул вакытта миңа 31 яшь иде. Ике бала белән ялгызым калдым. Декрет ялында утырам… Кесәм такыр. Декрет түләүләре дә әллә ни түгел инде. Бурычларым да бар. Булышыр кешем юк, бары тик үз-үземә генә өметләнә алам. Шул чагында алдыма максат куйдым: үзем һәм балаларым өчен фатир сатып алырга! Моның өчен исә өстәмә керем чыганаклары эзләргә кирәк.

Танышымнан күкәй күзәнәге доноры булу мөмкинлеге турында ишеттем. Моның өчен 30 мең сум түлиләр икән. Әмма минем яшем туры килмәде. Анда 30 дан яшьрәк гүзәл затлар кирәк булып чыкты. Әмма бер ишек ябылса, икенчесе ачыла бит ул: миңа суррогат ана булырга тәкъдим иттеләр. Яшермим, моңа кадәр бу хакта белми дә, кызыксынмый да идем. Аңларга тырыштым, мәгълүмат тупладым, эзләндем, укыдым. Тәвәккәлләргә булдым. Ана булу – олы бәхет. Әмма кемдер бу бәхеттән мәхрүм. Суррогат ана булып акча да эшлим, кемнәргәдер көтелгән баласын да табып бирәм.

Агентлыкның төп офисы Санкт-Петербургта урнашкан. Суррогат ана программасына кушылыр алдыннан бик җентекләп тикшерәләр. Әйтерсең лә галәмгә очасың! Шөкер, мин эчмим, тартмыйм, начар гадәтләрем юк, үз балаларымны да җиңел таптым. Күпчелек кандидатлар тикшерү этабында ук төшеп кала. Суррогат ана булыр өчен, сәламәтлекнең искиткеч шәп булуы шарт. Әле аннан соң да сиңа бәхет елмаермы, юкмы – белмисең. Чөнки туасы сабыйның анасын әтисе һәм әнисе сайлый. Беренче очракта мине фотосурәт буенча сайлап алдылар. Мин баланың булачак ата-анасын белмәдем дә, күрмәдем дә. Агентлык белән өчьяклы килешү нигезендә эшләдек. Шунысын да әйтим: бу баланың тормышы белән кызыксынганым юк.

Эмбрионны күчереп утырту җиңел узды. Беренче тапкырдан ук балага уздым. Шушы вакыт аралыгында Петергофтагы зур йортта яшәп тордым. Үзем генә түгел, билгеле. Без унбишәү идек. Барыбыз да – булачак суррогат әниләр. Безгә бик яхшы мөнәсәбәттә булдылар, азык-төлек сатып алу өчен акча җибәреп тордылар.

Ике атнадан соң балаларым янына кайтып киттем. Инде хәзер йөклелек чорын исән-сау уздыру һәм дөньяга сәламәт сабый тудыру максаты калды. Ай саен түләүләр җибәреп тордылар, түләүле клиникада учетка бастым. Корсак үскән саен, кием-салым сатып алырга 25 мең сум акча җибәреп тордылар. Йөклелекнең 32 нче атнасында Санкт-Петебургка күчендем. 38 нче атнада 3,6 кг авырлыктагы  һәм 54 см буйлы малай таптым. Сөт төшмәсен өчен махсус дарулар бирделәр. Баланы тиз генә күрсәттеләр дә алып киттеләр. Бәби тапканнан соң миңа 850 мең сум гонорар күчерделәр.

Гонорарга үз балам өчен бирелгән ана капиталын өстәп, фатир сатып алдым. Иң олы сөенечем шул иде.

Сүз уңаеннан, бу эшем турында белгәч, әти-әни башта шок кичерде. «Күршеләр ни әйтер?», «Кеше ни сөйләр?» Аңлап кабул иттеләр, шөкер. Бик булыштылар.

«Рәхмәт әйтәләр»

Вакыт узгач, 2022 елда тагын бер тапкыр суррогат әни буларак бәби табарга уйладым. Бу юлы инде Мәскәүне сайладым. Кабат тикшерендем. Бу юлы ялган детекторында да утырырга туры килде. Баланың биологик атасы, әни ролен башкарачак ханым белән таныштым. Бик ачык кешеләр булып чыкты. Алар миңа көч һәм өмет бирде. Беренче тапкырдан ук балага уздым. Эмбрионны күчереп утыртуны җиңел үткәрдем.

Ел азагында кыз бала таптым. Кызчыкның булачак әтисе һәм әнисе бәби табу процессында катнашмады, коридорда көтеп тордылар. Бу юлы миллион сумнан артык акча күчерделәр.

Әлеге гаилә белән элемтәләр аннан соң да өзелмәде әле. Аларга кунакка да бардым. Алар бик яхшы яшиләр. Шулкадәр рәхмәт укыйлар, «Син – иң-иң яхшы суррогат әни», – диләр.

Өмет

Карынымдагы нарасыйларга «дустым», «принцессам» дип дәшә идем. Мин дә аларга, алар да миңа чит кеше, әнә шуны аңлап эш иттем. Мин һич кенә дә инкубатор түгел!  Мин – чарасызлыктан аптыраган ата-аналарның соңгы өмете, дөньяга яңа тормыш бүләк итүче. Аларның өметен өзәргә минем хакым бар идеме соң?! Сабыйларын көткән ата-аналар да миңа «аяклы инкубатор» итеп карамады.

Суррогат ана булу минем өчен стресс түгел. Баланы миннән алып китүләренә дә хафаланмыйм. Суррогат аналар программасына кушылганда, шатлык, көч кебек уңай хисләр генә кичердем. Баланы алып китәчәкләрен беләм һәм аңлап кабул итәм. Сабыйны ата-анасына тапшырганда, киресенчә, шатлык, бәхет хисләрен генә кичерәм. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәм. Минем ярдәм белән  дөньяга яңа кеше килде. Бу – бит могҗиза!

Киңәш

Суррогат ана булырга теләгән хатын-кыз үзенә шушы сорауны бирсен иде: ул бүтән кеше баласы өчен ни дәрәҗәдә җаваплылык алырга әзер? Тормышының 9 айга үзгәрәчәген чынлап та аңлыймы? Стресска бирешмәүчәнме, вазгыятькә яраклаша аламы? Башта әнә шушы мөһим сорауларга җавап бирергә кирәк. Алайса күпләр: «Бәби табам да миллионнар эшлим», – дип уйлый да… Бик матур сүзләр бу. Әмма әлеге мөмкинлеккә бик җитди карарга кирәк. Син икеләтә җаваплы! Күпләр суррогат ана булырга чынлап та әзер түгел. Бала көтүче гаиләләр дә бик төрле, аларның – үз таләпләре. Шунысын да әйтергә кирәк: түләүләрнең бик күп өлеше хатын-кыз сәламәтлеген камилләштерүгә тотыла. Ансыз булмый. Йөкле булу – бик җитди эш.

Бәбиләре булмаганнарга төшенкелеккә бирелмәскә, ышанырга кирәк. Ышану – бик зур көч.

БЕЛГЕЧ СҮЗЕ 

Фирая Сабирова, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган табибы:

– Иң беренче чиратта бу мөмкинлектән билгеле бер сәбәпләр аркасында аналыгын алдырырга туры килгән хатын-кызлар файдалана ала. Хатын-кызга ана булырга комачаулаган ниндидер генетик авырулар булганда, йөклелек гүзәл затның гомеренә куркыныч тудырган очракта да бу ысул рөхсәт ителә. Әллә ничә тапкыр ЭКО (ясалма орлыкландыру) ясаганнан соң да кайбер хатын-кыз йөккә уза алмыйча интегә. Андый чакта да суррогат ана хезмәтеннән файдалану турында уйланырга мөмкин. Иң беренче чиратта, булачак суррогат ананың моңа кадәр инде бала тапкан булуы, ягъни үз балаларының да булуы шарт. Бу иң элек ялган, алдау очракларын булдырмас өчен эшләнә. Әйтик, бала табарга сәләтсез хатын-кыз шушы ысул белән шәхси проблемаларын да хәл итәргә маташырга мөмкин бит. Суррогат әни булу өчен хатын-кызның 20–35 яшьлек, психик һәм физик яктан сау-сәламәт, начар гадәтләрсез булуы шарт.

Кайбер статистик мәгълүматларга караганда, Россиядә ел саен суррогат аналардан кимендә 22 мең бала туа.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү