Хәзер инде фонограммага җырлауда гаепләгән. Ул бу хакта артистларның Уфадагы концертларын оештыручы «Вип-Арт» оешмасының социаль челтәрдәге төркемендә, элекке ире җырлаган видео астында яза, дип хәбәр итә «Кызыл таң».
«Менә тагын бер «фанера». Шуңа күрә халыкка минем турыда «фанерага» җырлый дип әйтүдән тукта», – дип яза анда Илмира Русланга.
Җырчыларны фонограммага җырлауда «тотучы» блогер Тимур Ганиев та бу хакта үз фикерен белдергән.
«Алар бергә җырлаганда гел «фанерага» җырлаганнар, ахры. Концертларыннан дуэтлар караганым бар – фонограмма. Шуңа күрә, бер-берсеннән ерак китмәгәннәр», – дигән ул. Блогер Илмирага да мөрәҗәгать иткән: «Илмира, үзең бу теманы күтәргәч, әйдә, белик әле: син концертларыңда ничә җыр башкарасың? Шуның ничәсен тере тавышка җырлыйсың? Аннан соң Русланга кире кайтырбыз. Ул ничә җыр башкара һәм ничәсен тере тавышка җырлый икән? Шуннан кайсыгызның даими «фанерщик» икәнлеген белербез», – ди ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat