Киләсе елның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 17,5 процентка кадәр артачак. Инде кышка керәбез генә дигәндә (ә салкыннар башлануга, счет-фактура кәгазе болай да бермә-бер кыйммәтләнә), бу хәбәр бик күпләрне авыр сулап куярга мәҗбүр итте. Коммуналь түләү кәгазьләреннән нәрсә көтәргә?Газ, ут һәм су өчен түләгәндә кемнәргә ташламалар тиеш? «ВТ» әнә шул сорауларга ачыклык кертте.
Яңа ел «бүләге»
Соңгы яңалыклардан башлыйк: 2025 елның 1 июленнән (ил күләмендә тарифлар гадәттә елга бер тапкыр – җәй көне арта. – Ред.) Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләүуртача 17,5 процент тәшкил итәчәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әнә шул хакта карар имзалаган. Әлеге күрсәткеч,республиканың кайсы шәһәр яки районында яшәүгә карап, 4,8 процентка кадәр артыграк яки кимрәк булырга да мөмкин. Бу – рөхсәт ителгән чик. Шул рәвешле, киләсе елның 1 июленнән Татарстанда тарифлар кимендә 12,7 процентка, ә күп дигәндә 22,3 процентка кыйммәтләнергәмөмкин. Татарстан Тарифлар буенча дәүләткомитетыннан хәбәр итүләренчә, төгәл саннар ел азагына кадәр билгеле булачак. Чагыштыру өчен, быел җәй коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр республикада – уртача 10,8 процентка, Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрдә 15,7 процентка артты.
Билгеле булганча, коммуналь хезмәтләргә салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, юынтык суларны, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, шулай ук, электр энергиясе, газ, җылылык белән тәэмин итү керә.
2025 елда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр иң күпкә артачак төбәкләр исемлеге
Пермь крае – 21,1%
Архангельск өлкәсе – 20%
Кемерово өлкәсе – Кузбасс – 19,8%
Төньяк Осетия – Алания – 19,%
Мордовия – 18%
Чиләбе өлкәсе – 18%
Ингушетия – 17,6%
Дагыстан – 17,5%
Татарстан – 17,5%
Алтай крае – 15,5%
Ут-суга бәяләр ни өчен арта, дип артык аптырап утырасы юк та кебек. Мисал өчен, «Водоканал» оешмасы җитәкчесе Рөстәм Абдулхаков әйтүенчә, башкалада торбаларның 70 проценттан да күбрәге тузган. «Челтәрләрнең яртысы диярлек 1930–1970 нче елларда ук салынган, алар 100 процентка искергән. Моңа өстәп, ел саен озынлыктагы су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны чыгару торбаларының 65 чакрымы туза», – дигән ул. Болай булса, түлисе дә түлисе әле.
Якынча санап та карыйк: «ВТ» хәбәрчесенә 70 квадрат метрлы өч бүлмәле фатир өчен октябрь аена 6100 сумлык счет-фактура килгән. Киләсе елга тарифлар уртача 17,5 процентка индексацияләнәдип уйласак та, шул ук коммуналь түләү кәгазе якынча 1 мең сумга артачак, дигән сүз бу. Әле быел һава торышына күрә, кышкы киемгә күчмәгән.
Акмаса да тама
Акчаны янга калдыру юлы бар, анысы. Ул да булса – коммуналь түләүләргә субсидия рәсмиләштерү, ягъни түләгән акчаның бер өлешен кире кайтару. Республикада халыкка ярдәм итү максатыннан, ташлама-субсидияләр бирү каралган. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, мондый ярдәмгә социаль нормалар һәм нормативларны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан (Мәскәүдә әлеге күрсәткеч – 10, Санкт-Петербургта – 14 процент. – Ред.) артып киткән гаиләләр өмет итә ала.
Субсидия рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк. Субсидия ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырырга кирәк. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, наем килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Дәүләттән акчалата ярдәм алганчы, керемнәрне раслап күрсәтергә туры киләчәк. Истә тотыгыз:коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга әлеге төр түләү бирелми.
* Биш көн һәм аннан да күбрәк өйдә булмаган очракта, ут, су һәм газ өчен түләүне яңадан исәпләтергә мөмкин. Моның өчен коммандировкадаяки ялда булуыңны дәлилләп күрсәтергә кирәк. Тик шунысы да бар: бу – техник сәбәпләр аркасында өйдә исәпләгеч куйдыра алмаган кешеләргә генә кагыла.
* Өч һәм аннан да күбрәк бала (шул исәптән уллыкка алган) тәрбияләүче гаиләләргә дәүләттән ярдәм бар. Аларга коммуналь түләүләргә киткән чыгымнарның өчтән бер өлешен кире кайтаралар.
* Инвалидларга коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташламалар каралган. Наем нигезендә алынган торак өчен (күпфатирлы йорт булганда, аның белән идарә итү, йортның уртак милкентөзекләндерү, агымдагы ремонт өчен түләү), салкын, кайнар су, ут, җылылык өчен түләгәндә; үзәк җылыту системасы булмаган авыл өйләрендә, җылылык өчен тотылган чыгымнар өчен түләгәндә, торак-коммуналь хезмәтләргә 50 процент ташлама бирелә.
* Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да, коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә, сумманың яртысыкадәр субсидия-ташламадан файдалана.
Фикер
Лариса ХӘБИБУЛЛИНА, Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары:
– Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясауны Татарстан Торак инспекциясе контрольдә тота. Республикада коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртүгә карата таләпләрнең үтәлешен дә шул ук оешма тикшереп тора.Кулланучылар идарәче оешмага да мөрәҗәгать итә ала. Алар язмача яки электрон почта аша килгән хатка 30 көн эчендә җавап бирергә тиеш.
Сак булыгыз!
Россия Социаль фондының Татарстан бүлегетелефон аша алдау очракларының артуы турындакисәтә. Аерым алганда, мошенниклар, үзләренфонд хезмәткәрләре итеп таныштырып, пенсия билгеләү өчен хезмәт стажы җитмәвен яки өстәмәмәгълүмат кирәк булуын хәбәр итеп, мәгълүматларны раслау өчен, Социаль фондныңТатарстан бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язылырга тәкъдим итә. Аннары СМС-хәбәрдә килгән кодны сорыйлар. Алдауның тагын бер очрагы исәпләгечләргә бәйле.Мошенниклар, үзләрен идарәче оешма хезмәткәре дип таныштырып, йорт яки фатирдагы исәпләгечнетикшерү вакыты җитүен, чиратка язылу өчен СМС-хәбәр белән код җибәргәннәрен хәбәр итәләр. Дәүләт оешмасы хезмәткәрләре бер вакытта да шәхси мәгълүматларны, банк карталары номерларын, телефонга килгән парольләр яки кодларны сорамый. Алар түләүле хезмәтләр күрсәтү тәкъдиме белән йөрми.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat