Биш бала әнисе: «Тагын берне сорыйлар»

Бәхет – балаларда! Биш балага гомер биргән, Саба районының Килдебәк авылында гомер итүче 39 яшьлек Алия Кәримуллина әнә шулай ди. Бәби табарга соңга калмас өчен 21 яшендә кияүгә чыккан кыз биш бала әнисе булырмын дип күз алдына да китерми. Төп йортка кияүгә килгән Алиягә ирнең дә яхшысы, әти-әнинең дә иң акыллысы, сабыры, үрнәге эләгә.

– Ике Басу Арташ авылыннан мин. Апам янына Килдебәк авылыннан бер егет килеп йөри башлады. Аңа ияреп, булачак ирем Зөлфәт тә килгәли иде. Озак та үтмәде,апам кияүгә чыкты. Аннары инде без Килдебәккә еш йөри башладык. Ул вакытта бабайның исән чагы. Зөлфәтне бик ошатты инде. «Кызым, монысы сиңа булсын иде», дип теләде. Бер елдан без дә гаилә кордык. Булачак иремне бик яратып кияүгә чыктым, – дип сөйли Алия. – Зөлфәтем төпчек бала. Алар гаиләдә 4 кыз һәм бер малай. Авылдан китү турында сүз дә булмады. Без бәхетебезне туган якта тапкан кешеләр. Бик яхшы гаиләгә килеп кердем.

Мәктәпне тәмамлагач, Алия Казан медицина көллиятенә укырга керә. Хәзер Килдебәк фельдшер-акушерлык пунктында мөдир булып эшли. Ире – төзелештә. Кулыннан килмәгән эше юк икән. Гаиләнең матди ягын Зөлфәт тәэмин итә.

Яшь булсам да, мин кияүгә аңлап чыктым. Матур итеп тормыш корырга, балалар алып кайтырга дипхыялландым. Миңлемөхәммәт әти белән Зөлхиҗә әни мине үз кызлары кебек кабул итте. Төп йортта яшәүнең бер читенлеген дә күрмәдем. Әти белән әни барда яшәү шундый рәхәт. Үземнекеләр дә исән-сау. Тигез канатлы, бик бәхетле кешеләр без, – ди Алия.

Олы уллары, 17 яшьлек Дамир быел мәктәпнетәмамлый. Замирәгә – 14, Даниярга 11 яшь. Дүртенче булып туган кызга әнисенең Мәрьям исемен бирәсе килә. Әмма Сәйдәгә тукталалар. Мәрьям исә өч елдан, гаиләдәге бишенче сабый булып дөньяга килә. Аңа да 4 яшь иде, бакчага йөри.

– Андый гаиләдә үскән балалар туган җанлы була, аларда җаваплылык көчле. Үзләренең туганнарына гына түгел, күрше-тирәдәгеләргә дә игътибарлы булалар. Әле менә тагын бер бәби сорап аптыраталар. Ирем дә: «Әйдә, алып кайт», – дип тора, – ди Алия. – Тормыш тыныч, гаиләдә бер-береңә хөрмәт-ярату булмаса, биш бала алып кайтмыйсың. Мин әти белән әнигә бик рәхмәтлемен. Алар бөтен баламны карашты. Бергә үстердек. Балалар өйдә булмаса, әби-бабалары аларны бик юксына. Өйнең яме юк, диләр. Өйдә өлкәннәр булу – бәхетнең зуры. Һөнәрем кешегә хезмәт итә торган. Төнлә дә чакырталар. Әнә шул чакларда гаиләмә рәхмәт. Барысы да аңлый. Ирем иренми, төннең кайсы вакыты булса да, ялгызымны чыгарып җибәрми. Машина белән үзе алып бара.

Заманында авылдашы (инде мәрхүмә) Сөембикә апага кызыгып, медицинаны сайлаган Алия фельдшер буларак та киңәшләрен бирде.

– Соңгы елларда авыл халкы йөрәк авырулары, кан басымыннан интегә. Җәяү йөрү кимеде. Кайберәүләргәярты сәгать булса да җәяү йөргәләргә кушам. Әмма бик йөриселәре килми. Аннан соң, ашау ягы да бозылды. Кешеләр дөрес тукланмый, – ди ул.

Быел гыйнварда Кәримуллиннарга Татарстан Рәисе уздырган тантаналы чарада катнашырга насыйп була. Моңа үзләре бик сөенә инде.

– Гаиләбез белән Рөстәм Миңнеханов янына бардык. Миңа «Ана даны» медален тапшырдылар. Бик күңелебез булып кайтты. Рәис кулыннан бүләк алу зур дәрәҗә булды. Балалар да шатланды, – ди Алия. – Һәр кеше баласын үзе өчен таба. Иремнәр биш, без өч бала үстек әле. Әниләр нинди авыр вакытта да курыкмыйча бәби тапкан. Әгәр тырышсаң, эш яратсаң, бар да җитә. Бала үстерүнең авырлыгы да сизелми. Кечкенә вакытта гына кыен кебек. Үсә төшкәч, шул сабыйларга карап сөенеп туя алмыйсың. Зур гаиләнең – үз рәхәте аның. Шөкер, бала үстерәм дисәң,бөтен әйбер бар. Дәүләт тә ташламый. Һәр хатын-кызга ана булу бәхетен телим. Игелекле балалар үстереп, без дә матур картлык кичерсәк иде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү