Авылда әнием үлеп китте. Ул миңа үзе яшәгән йортны мирас итеп калдырды, васыятьнамә кәгазе бар. Әлеге документны нотариуска алып барып биргән идем, ул алты айдан соң паспорт һәм дәүләт пошлинасы түләргә 26 мең сум акча белән килергә кушты. Әнидән мирас буларак калган йорт өчен мин бу кадәр акча түләргә тиешме?
Рамил Бакиров. Казан
Сорауларга юрист Булат Закиров җавап бирә.
– Нотариаль гамәлләр өчен түләү тәртибе «Нотариат нигезләре турында»гы Законның 22 маддәсендә каралган. Анда мирас хокукы турында таныклык биргән өчен дәүләт пошлинасы күләме туганлык дәрәҗәсенә карап билгеләнгән. Шулай итеп, закон һәм васыять буенча балаларга, шул исәптән уллыкка алынганнарга, иренә йә хатынына, ата-аналарына, варисның туганнан туган абыйларына һәм апаларына мирас хокукы турында таныклык биргән өчен мирас итеп алынган мөлкәт хакының 0,3 проценты күләмендә (әмма 100 000 сумнан артмаска тиеш), башка варисларга мирас итеп алынган мөлкәт хакының 0,6 проценты күләмендә дәүләт пошлинасы түләнә (әмма 1 000 000 сумнан артмаска тиеш).
РФ Салым кодексының 333.38 маддәсендә нотариаль гамәлләр башкаруны сорап мөрәҗәгать иткәндә ташламалар билгеләнгән. Мәсәлән, нотариаль гамәлләр кылган өчен дәүләт пошлинасын түләүдән түбәндәге физик затлар азат ителә:
– торак йорт, фатир, бүлмә яки күрсәтелгән күчемсез мөлкәттәге өлеш урнашкан җир кишәрлеге, әгәр затлар варис үлгән көнгә варис белән бергә яшәгән булсалар һәм бу йортта (бу фатирда, бүлмәдә) варис үлгәннән соң да яшәвен дәвам иттерсәләр, яки йортта өлеш булса;
– дәүләт яисә иҗтимагый бурычларын үтәүгә йә кеше гомерен коткару, дәүләт милкен һәм хокук тәртибен саклау буенча РФ гражданы бурычын үтәүгә бәйле рәвештә һәлак булган затларның мөлкәте;
– мирасны ачу көненә балигъ булмаган варислар, шулай ук законнарда билгеләнгән тәртиптә опека билгеләнгән психик тайпылышлардан интегүче затлар мирас мөлкәтенең төренә бәйсез рәвештә барлык очракларда мирас хокукына таныклык алганда дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителәләр;
– I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар, балачактан инвалидлар барлык төр нотариаль гамәлләр буенча, шул исәптән мирас алу вакытында да дәүләт пошлинасының 50 процентын түләүдән азат ителәләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat