Татар теле бүлеге оешуга – 80 ел. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән милли кадрлар әзерләү, татар теле бүлегенең абруе турында сөйләштек.
– Университетның татар теле бүлеге гуманитар юнәлештә белем алучы авыл яшьләренең җылы бишеге булды. Хәзер дә шулаймы?
– Татар бүлегендә студентлар, мөгаллимнәр сиксән ел дәвамында бер гаилә булып яши. Бездә белем алучыларның күбесе – авыл балалары. Әмма соңгы елларда шәһәр яшьләренең саны да арта.
Татар бүлегенә укырга керү күрсәткечләренә килгәндә, ул төрлечә. Әйтик, быел абитуриентлар саны былтыргы белән чагыштырганда күбрәк булды. Барлык программаларыбызга да конкурс зур. Ел саен программалар белән кызыксынучылар саны арта бара. Шуңа күрә телебезне, мәдәниятебезне үстерергә теләгән егет-кызлар безгә тагын да күбрәк килер дип өметләнәбез. Сүз уңаеннан, бүген институтта БДИда 100 балл туплаган һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән 53 студент укый. Шуларның унысы – Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә. Бюджет урыннары да шактый. Ләкин түләп укучы яшьләр дә юк түгел. Быел кайбер программаларга бәяләр күтәрелде. Мәсәлән, филология юнәлешендә уку өчен елына 220 мең сум түләргә кирәк.
– Милли кадрлар әзерләүгә бәйле вазгыять үзгәрәме? Сез күптелле мәктәпләр өчен дә укытучылар әзерлисез. Алар республикада укытучылар кытлыгын хәл итәргә ярдәм итәме?
– Бүген югары мәктәптә 1600 гә якын студент белем ала. Татар теле, әдәбияты гына түгел, тюркология, музыка, рәсем укытучылары, нәшрият, реклама өлкәсе өчен дә белгечләр әзерлибез. Монда аерым урынны татар теле, әдәбияты, журналистика; татар теле, әдәбияты, чит телләр белән бәйле белгечлекләр алып тора. Программа һәм профильләрнең күплеге һәм төрлелеге – заман таләбе.
2018 елдан республика заказы буенча ике һәм күп телдә эшли алучы тарих, математика, информатика, башлангыч сыйныф укытучылары әзерлибез. Алар киләчәктә әлеге фәннәрне татар телендә дә укыта алачак. Укып бетергәч, яшь белгечләребезнең 70–80 проценты үзләре сайлаган белгечлек буенча эшкә урнаша.
Туган телне саклауның бернинди сере юк: һәрвакыт – гаиләдән башлап, укуда һәм эштә, шулай ук барлык даирәләрдә дә ана телендә сөйләшергә кирәк.
– «Татфак»ның абруе зур булу сәбәбе нидә?
– Бүген Югары мәктәбебезнең өлеше бәяләп бетергесез зур. Дөнья күләмендә татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә күпсанлы белгечләр әзерләүче бердәнбер уку йорты без.
Эшнең нәтиҗәлелеген әлеге уку йортын тәмамлап, бүген төрле өлкәләрдә хезмәт куючы белгечләр буенча да бәялибез. Бүлекне барлыгы 6500 студент тәмамлаган. Алар арасында дәүләт эшлеклеләре, мәдәният, сәнгать һәм башка тармакларда югары дәрәҗәгә ирешкән шәхесләр дә бихисап. Татарстан вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле, генерал-майор Равил Әхмәтшин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Татарстан халыклары ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да безнең бүлекне тәмамлаган. Бу исемлекне тиз генә санап чыгу да мөмкин түгел. Без үзебезнең элекке укучыларыбыз белән горурланабыз!
Татар бүлеге – саннарда
1944 ел. Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының беренче җитәкчесе һәм бүлекне оештыручы – Рабига Хәкимова.
1960 ел. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы базасында татар теле һәм татар әдәбияты кафедралары булдырыла.
1989 ел. Филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге базасында татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты оештырыла. Факультетның деканы – профессор Тәлгать Галиуллин.
2000 ел. Факультетның көнчыгыш телләре кафедрасы базасында Көнчыгышны өйрәнү институты оештырыла. Факультетның исеме татар филологиясе һәм тарихы факультеты итеп үзгәртелә. Деканы – Искәндәр Гыйлаҗев.
Хатыйп Миннегулов, галим, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе:
– Гомеремнең 65 елы Казан дәүләт университетында үтте. Анда укыдым, хәзер инде 60 елга якын эшлим. Бу гадәти бүлек кенә түгел. Татарның милли яшәеше өчен төп кадрлар әзерләүче төп учагы. Соңгы сиксән елда татар тормышын татар бүлегеннән башка күз алдына да китереп булмый. Чөнки ул яшәешебезгә нык бәйләнгән. Төп кадрлары, бигрәк тә укытучылар милләткә хезмәт итүне, татар телен, әдәбиятын өйрәнүне, киләчәк буыннарга тапшыруны, татар өчен көрәшүче фидакарь затларны тәрбияләүне максат итеп куя.
Яшерен-батырын түгел, татар теле һәм әдәбияты белгечләре бүген без теләгәнчә әзерләнми. Милли мәгарифкә игътибар кимүгә, дәүләт сәясәтенә бәйле бу. Әгәр без кадрларны тәрбиялибез икән, кайда гына эшләсәләр дә, алар милләт алдында торган бурычларны хәл итәчәк.
Юл башы
«Татфак»та укыганнар үз урыннарын кайда тапкан? Төрле өлкәләрдә хезмәт куючы шәхесләрнең үзләреннән сорадык.
Равил Әхмәтшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле:
– Яшь чакта ук шигырьләр, хикәяләр яза идем. 7 нче сыйныфта укыганда ук татар теле бүлегенә бару теләгем бар иде. Без, авыл балалары, татар мәктәбен тәмамлап, башкалага килдек. Диләрә апа Тумашева, Хатыйп абый Миңнегулов, Җәмил абый Зәйнуллиннар безне җылы каршы алды. Әти-әниләрдән аерылып, алар кочагына килеп кердек. Өй җылысын монда таптык. Татарча сөйләшәбез, «абый», «апа» диябез. Алар укытучы да, әти-әни кебек киңәшче дә булды, тәнкыйтьләделәр дә. Китапларын гына укыган Мөхәммәт Мәһдиевне күрдек. Спорт белән дә шөгыльләнә идем. Мөхәммәт ага дәресләре булганда, хәтта ярышларга да бармыйча кала идем. Аның лекцияләре – үзе бер мәктәп. Ул безне әдәбият аша зур тормышка кертеп җибәрде. Офицер булып китүемдә аның да роле бар. Ул бит флотта хезмәт иткән. Татар теле бүлеге киң караш тәрбияләде. Аннан соң юридик, икътисад һәм башка өлкәдә белемнәр алдым.
Нурания Жамали, Татарстанның атказанган артисты, режиссер, сценарист:
– Кечкенәдән йә артист, йә укытучы булам, дип хыялландым. Шөкер, ике хыялым да тормышка ашты. Казан театр училищесын тәмамлап, артист булдым, театрда эшләдем. Читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга кердем. Университетка керүемнең беренче сәбәбе югары белем алу булса, икенчесе – әдәбиятны ярату. Укырга яратам, укымаган көнемне заяга узган көн дип саныйм. Сәнгать, театр, әдәбият турында сөйләшү китап укыган кешеләр белән аралашу, фикер алышу рәхәт миңа. Ә нинди зыялы, белемле, көчле, затлы укытучылар укытты безне университетта! Мөхәммәт Мәһдиев, Хатыйп Миңнегулов, Гомәр Саттаров, Флера Сафиуллина, Резеда Ганиева һәм башкалар. Аларны күрү, аралашу, лекцияләрен тыңлау да бәяләп бетергесез булган. Төпле белем алып чыктык без университеттан.
Тимергали Юлдашев, «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы:
– Мин рус мәктәбендә укыдым. Татфакка кереп, татарча өйрәндем. Хәзрәт кешегә татар телен белү кирәк. Халык белән эшләргә туры килгәч, вәгазьләр дә сөйлисе бар. Укытучы булам, югары белем кирәк дигән максат юк, әмма телне камилләштерү теләге бар иде. Бу – минем икенче белгечлегем. Татар телендә бик күп фарсы, гарәп һәм башка алынмалар барлыгын белү дә миңа кызык булды. Нинди генә сүзне алсак та, кайсы телдән алынганлыгын әйтә алам. Татар әдәбияты дин, мәдәният белән бәйле. Шул ягы да бик якын. Рухи, әхлакый кыйммәтләр әдәбиятта салынган. Мөгаллимнәргә бик зур рәхмәтле. Бик яхшы укытучылар белем бирде.
Гөлназ Сафина, АКШның Нью-джерси штатында укытучы:
– Мин Казаннан. Хәзерге вакытта АКШның Нью-Джерси штатында яшибез. Күченүебезгә алты ел инде. Хәзерге вакытта русча сөйләшүче балалар бакчасында укытам. Татарлар белән элемтәдә торабыз, төрле штатларда оештырылган Сабан туе бәйрәмнәрен калдырмаска тырышабыз. «Татфак»та укуның файдасы минем өчен – туган телемне, халкымның гореф-гадәтләрен белү. Кызганыч, эшемдә татар теле кулланылмый. Өйдә татар, рус телендә аралашабыз, ләкин балаларга инглиз телендә аралашу уңайрак кебек. Ничек булса да, көчебездән килгәнчә үз телебезне сакларга тырышабыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat