Әтнә районының 100 хуҗалыклы Чишмәле Сап авылында бүген спорт үзәге ачылды. Ул шушы авылда яшәүче эшмәкәр Раушан Миллиҗанов акчасына төзелгән. Тантаналы чарада “ВТ” хәбәрчесе дә булып кайтты.
–Татарстанда республика, федераль программалар буенча төрле объектлар ачыла. Монысы аеруча үзенчәлекле. Ул шәхси эшмәкәр тәкъдиме, аның хәләл көче белән төзелде. Тарихта андый вакыйгалар күп. Татар халкы элек–электән иганәчелек белән шөгыльләнгән. Күп кенә мәчетләр татар байлары ярдәме белән салынган. 1769 елда Бәрәскә авылында Ибраһим Борнаев тарафыннан төзелгән мәчет бар. Бүген бу традицияләрне яшь эшмәкәрләр дәвам итә, – диде тантанада катнашкан Әтнә районы башлыгы урынбасары Айрат Каюмов.
Айрат Каюмов әйтүенчә, спорт корылмасы – Раушан Миллиҗановның иң зур хезмәте. Әмма эшмәкәрнең авылга керткән өлеше моның белән генә чикләнми. Ул авыл чишмәләрен төзекләндерүдә булыша. Мәчет төзү эшен башлап, чыгымнарын түләргә ярдәм итә. Зиратны карап тота. Авылда аның такта ярдыру цехы бар. Авыл халкы өчен эш урыннары булдыру – үзе бер хезмәт.
Авылның яше, карты өчен дә зур бәйрәм бүген. Чишмәле Сап халкы спорт белән шөгыльләнергә ярата икән. Егетләр моңа кадәр күрше авылга волейбол, футбол уйнарга йөргән. Район ярышларында да сынатмыйлар. Раушан Миллиҗанов өчен бигрәк тә волейбол күңеленә бик якын. Хәзер инде читкә йөрергә кирәкми.
–Спорт үзәген буш тотмабыз. Теләгән кеше волейбол, теннис уйнар, фитнес белән шөгыльләнер. Авылдашыбызга бик зур рәхмәт, –дип сөенеште авыл егетләре.
Техникумда тракторчыга укып, хезмәт юлын шофер булып башлаган Раушан Миллиҗанов. Аның өчен авылының төзеклеге, андагы шартлары барыннан да мөһимрәк. Байлык артыннан кумый, авыл гөрләп торсын өчен трыша. Бары бер генә теләге бар: “Яшьләр шәһәргә китмәсен, авылда калсын иде. Авылда да шәһәрдән калышмыйча яшәргә була бит”.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat