Йортмы, фатирмы? Торакка бәяләр кайчан төшәчәк? Риелтор нәрсә өчен җавап бирә? Фатир арендалаганда алданмас өчен нишләргә? Авылда өй сатканда һәм сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
ҖАВАП БАР!
Тапшыруыбызның чираттагы чыгарылышында без тәҗрибәле риелтор Рамил Каюмов белән әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләдек, торак базарындагы хәлләр турында сөйләштек.
Алып баручы — Илнар Хөснуллин.
Тапшыру Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлегендә әзерләнде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat