Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының баш табиб-гериатры Надежда Рунихина Урта диңгез диетасы өлкән яшьтә кан тамырларын ныгытырга ярдәм итәчәк, дип сөйләде.
Белгеч сүзләренчә, яшь арткан саен белән кешенең кан тамырлары калыная, торышы начарлана. Бу процесска табигый картаю гына түгел, ә дөрес булмаган туклану да өлеш кертә. Моңа тоз, шикәр һәм хайван майларыннан торган ризыкларны артык куллану сәбәпче була.
«Клиник тикшеренүләр күрсәткәнчә, кан тамырлары сәламәтлегенә ярдәм итүче иң яхшы туклану варианты — Урта диңгез диетасы. Аның аерым үзенчәлеге булып азык җепселләре, яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм балыкның күп булуы тора», – дип китерә Рунихинаның сүзләрен «Мәскәү 24».
Эксперт билгеләп үткәнчә, тоз кан тамырлары стенасының катылыгын арттыра, бу аны стресс гормоннары җитештерүгә сизгеррәк итә. Хайван мае булган ризыклар, үз чиратында, атеросклероз үсеше куркынычын арттыра. Диетаны үтәүдән тыш, табиб регуляр уртача физик күнегүләр тәкъдим итә.
«Гадәттә көн саен 8-10 мең адым йөрергә киңәш ителә. Өлкән яшьтәге кешеләргә бу норманы дәвалаучы табиб сәламәтлек торышына карап билгели. Уртача физик күнегүләр кан тамырлары өчен бик файдалы», — дип өсти Рунихина.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat