Нихао! – Казанда Кытайның консуллык үзәге ачыла

Үзәкнең Подлужная урамында пәйда булуы күздә тотыла.

Озакламый Казанның тарихи үзәгендә – Подлужная урамында Кытай Халык Республикасының консуллык үзәге бинасын төзү планлаштырыла, дип яза “KazanFirst”. Аның проектына тарихи-мәдәни экспертиза уздырылган һәм ул Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтына урнаштырылган да инде. Хәзерге вакытта бу урамда КХРның Генераль консуллыгы эшләп килүен билгеләп үтик.

Сүз уңаеннан, ноябрь ахырында Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина шушы ук адрес буенча виза үзәген ачу турында да белдергән иде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү