Татарстанда автоинспектор сәрхуштән 30 мең сум ришвәт алган өчен суд хөкем ителә

Хезмәткәр йөртүчене, исерек икәнен белә торып, җибәргән.

Казан автоинспекторы 30 мең сумлык ришвәт алган өчен өчен суд хөкеме алдына басачак. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, автоинспектор апрель аенда йөртүченең документларын тикшерү өчен, бер автомобильне туктаткан. Аның исерек хәлдә икәнлеге йөзенә чыккан булган. Шунда сәрхуш, йөртүче хокукыннан мәхрүм калмас өчен, хезмәткәргә 30 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән. Акчаны хезмәткәргә йөртүченең дусты китерергә тиеш булган. Инспектор, моңа ризалашып, “законсыз” бүләкне алган. Шуннан сәрхуш йөртүче алга таба үз эшләре белән киткән.
Тикшерү комитетында билгеләп үткәнчә, эш судка карап тикшерүгә тапшырылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү