Татарстанда атна ахырына салкынайта. 5 декабрьдә төнге сәгатьләрдә һәм көндез һава температурасы 0…-5 градус тәшкил итәчәк. Юлларда көчле бозлавык булырга мөмкин.
“Татарстанда декабрьнең беренче декадасында һава температурасының нормадан 3 градуска югары булуы көтелә. Әмма атна ахырына таба, пәнҗешәмбедән башлап, һава шартлары алышыначак. Республикада суыта. 5 декабрьдә Татарстанда көндезге һәм төнге температура 0…-5 градус тәшкил итәчәк. Шимбә һәм якшәмбедә тагын да суыграк булачак”, – дип хәбәр иткән Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь “Татар-информ” агентлыгына.
Аның әйтүенчә, ялларда кар көтелми. Шул ук вакытта кыска вакытлы гына суыту булачак бу. Киләсе атна башында, чираттагы циклон үтеп керү сәбәпле, янә җылыта.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat