Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музыканты Фуат Әбүбәкеров орден белән бүләкләнә. Бу хактагы указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
“Мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен “Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры” дәүләт бюджет учреждениесенең музыкаль консультанты Әбүбәкеров Фуат Хәмит улын “Дуслык” ордены белән бүләкләргә диелгән” , — указда.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat