Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катарга эшлекле сәфәр кысасында Катар әмире белән очрашкан, шулай ук “Россия – Ислам дөньясы” Стратегик күзаллау төркеме кысасында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты белән фикер алышкан.
Рөстәм Миңнеханов Дохага Катар ягы чакыруы буенча килгән. Биредә ул дәүләт әмире Тамим бен Хәмәд Әл Тани белән очрашкан.
Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, Россия ислам дөньясы белән, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) белән берлектә эшләүгә зур әһәмият биреп килә. Ул Катар компаниясен Татарстанда инвестицион проектларда катнашуга чакырган. Аерым алганда, үзара кызыксыну тудырырдай кайбер конкрет юнәлешләр каралган.
Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты Мансур ибне Зәйдә әл-Нахайян белән сөйләшкән. Татарстан Рәисе, форсаттан файдаланып, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә әмирлекләр оештырылу көне уңаеннан (бүген билгеләп үтелә) үзенең иң җылы теләкләрен ирештергән. Үзара әңгәмә барышында “Россия – Ислам дөньясы”Сстратегик күзаллау төркеме кысасындагы эш каралган.. Төркемнең күчмә утырышының якын араларда уздырылачагы билгеләп үтелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat