Казанда «Сабан туе. Рецептлар» дип исемләнгән открыткалар җыелмасы чыкты. Әбиләрдән һәм әниләрдән калган милли ризыкларның рецептлары әнә шундый кызыклы форматта тәкъдим ителде. Җыентыкны бастыруда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.
Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, милли рецептларны җыю карары бер ел элек Сабантуй вакытында кабул ителгән. Җыентыкта открыткалар форматында барлыгы 54 милли ризык рецепты урын алган. Тәмле битләр татар һәм рус, шулай ук инглиз һәм гарәп телләрендә дөнья күргән.
– Күпләр берничә тапкыр кабатланган ризыкларның рецептларын җибәрде. Алар арасыннан без 54 рецептны сайладык. Тәмле итеп пешерә белү ул – сәләт. Җыентыкта профессионаллар түгел, ә Татарстанда яшәүче кешеләрнең үз гаиләләрендә әзерләгән, буыннан буынга күчкән ризыклары тәкъдим ителә. Биредә уңган хатын-кызлардан тыш, ир-атлар да катнашты, – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.
Басманың тагын бер үзенчәлеге бар. Җыентыкның бизәлешен һәм һәр иллюстрациясен Фешин исемендәге сәнгать училищесы базасында урнашкан Креатив индустрияләр мәктәбе һәм Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студентлары эшләгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat