Тотрыклылык куркыныч астында

Россиянең финанс базары үткән атнада доллар – сум бил алышуын күзәтте. Көрәш сум файдасына түгел иде, билгеле. Доллар үзен бәйдән ычкынган кебек тотты. 28 ноябрь көнне Америка кәгазьләренең рәсми курсы 108,01 сумга җитте, евро 113 сумга сатыла башлады. Халыкара Forex базарында доллар 115 сумга якынлашты, еврога 120 сум бирә башладылар. Сумның чайкалуы һәм мәтәлчеге 22 ноябрьдә американнар «Газпромбанк»ка каршы санкцияләр керткәч башланды.

Мантыйк буенча Үзәк банкның төп ставканы күтәрүе Россия акчасын тотрыкландырырга һәм ныгытырга тиеш иде. Сумны депозитка салып, зур процентлар эшләп була бит. Ләкин рубль дә төрек лирасы һәм Аргентина песосы артыннан иярде. Ул ике валюта, процент ставкасын зур адымнар белән күтәрүгә карамастан, курсларын зур темплар белән түбәнгә юнәлткән иде. Инфляция күрсәткечләре дә үсүен дәвам итте. Россия дә котылгысыз рәвештә шул юлдан бара. Инде хәзер үк декабрь утырышында төп ставканы 25 процентка җиткерү турында сүзләр яңгырый. Инвестицияләр буенча идарәче компания директоры Дмитрий Полевой сумның бу рәвешле көпшәкләнүе төп ставканы 30–40 процентка һәм хәтта югарырак та күтәрүне таләп итүен әйтә. Ставка шулай күтәрелгәндә генә сумга ихтыяҗ артыр һәм тотрыкланыр дип фикерли. Ләкин андый процентларны икътисад күтәрә алмас дигән нәтиҗә дә ясый.

«ВТ» хәбәрчесе бу уңайдан үз фаразын белдерә: төп ставканы 300–400 процентка күтәрү дә файда бирмәс. Бу уңайдан кулга калькулятор да алып тормыйбыз. Процент ставкалары кискен темплар белән үскән барлык илләрдә дә милли валюталар чүпкә әйләнә, инфляция котырына. Тәртәне алар юлына бормас өчен шулар тәҗрибәсе җитә бит инде. Россия хәзер шул колеяга керде инде, аннан чыгу авыр. Ставканы төшерү тагын да авыррак нәтиҗәләргә китерәчәк. Шуңа күрә Үзәк банк җитәкчелеге 2025 елда төп ставканы төшерә башлау турында вәгъдәләр бирүгә карамастан, үтәлүе бик шикле дигән нәтиҗәне курыкмый ясыйбыз.

Финанс министры Силуанов әфәнде сумның егылуы экспортерлар өчен файдалы дип юатырга тырыша. Бюджет өчен дә шәп ул, ләкин нык егылсаң тора алмавың ихтимал. Үзәк банк моны аңлап сумга авызлык киертергә тырыша инде.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү