Балык Бистәсе районы Бикчурай авылында «Хәбибуллин» хуҗалыгында бруцеллез табылган. Әлеге авылда карантин игълан ителгән. Кайбер чыганаклардан билгеле булганча, фермерның 100 баштан артык терлеге булган.
Исегезгә төшерәбез, республикада күптән булып, инде онытыла төшкән авыру узган елның августында кабаттан баш калкытты. Башта Яңа Чишмә фермеры Николай Скоков хуҗалыгында бруцеллез чыгып, 700 баштан артык терлеге юк ителгән иде. Ел ахырында Әтнә районының “Тукай” хуҗалыгы зыян күрде. Биредә 5, 5 мең баш мал озатылды.
Бруцеллез – терлекләр һәм кешеләр өчен куркыныч булган йогышлы авыру. Маллар арасында аеруча сарыклар, кәҗәләр, мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар авыруга нәзберек. Белгечләр бруцелла бактериясен азык, су һәм һава аша күчәргә сәләтле, ди. Күп очракта авыруның билгеләре юк. Ләкин хуҗалыкта сыерлар бер-бер артлы бозауларын югалта башлый икән, кичекмәстән анализ тапшырырга кирәк.
Авыру кешеләргә йогуы белән дә куркыныч. Бруцеллез терлек янында булган, яки аның итен пешеп бетмичә, сөтен кайнатып чыгармыйча кулланган очракта йогарга мөмкин. Кешеләрдә авыруның иң төп билгеләре – буыннар авырту, җенес органнары ялкынсыну.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat