Илнар Чепеков: «Кышкы сыр яхшырак»

Качатто, паприка, бабушкин, сулугуни, брынза, адыгей, халуми, чечил, әстерхан чикләвекләре кушылган скаморца… Чувашиянең Шыгырдан авылындагы цехта җитештерелә торган сырлардан башлар әйләнә, күзләр камаша торган. Хәзерге вакытта эшмәкәр Илнар Чепеков 12 төрле сыр җитештерә. Аның берсеннән-берсе тәмле ризыкларын Чувашия Республикасында гына түгел, Татарстанда да яратып алалар.   

– Миннән еш кына: «Сезнең сырлар башкалардан нәрсәсе белән аерыла?» – дип сорыйлар. Андыйларга: «Без аларны сөттән ясыйбыз», – дип җавап бирәм, чөнки хәзер кибет киштәләрендә табигый продукттан ясаган сырлар аз. Ә безнекеләргә оеткы һәм хәләл фермент кына кушыла, – ди ул.

Әлеге бизнеска кереп китүе дә гаиләсенә табигый, зыянсыз ризык ашатасы килү теләгеннән башланган. Ә күңелдә изге ният булганда, тормышка ашырырга сәбәпчеләре табыла.

– Әлеге эш белән Истамбулда яшәүче дусларыбыз шөгыльләнә иде. Алардан күреп кайткач, үзебез дә ясап карарга булдык. Бу 2019 еллар иде. Ләкин күрдең дә ясадың гына түгел шул. Күп тәҗрибә, ялгышулар һәм хаталар, бозылган берничәшәр литр сөт аша, ниһаять, үзебез теләгәнгә ирешә алдык. Бераздан Алтайга барып, белемнәрне тагын да камилләштереп кайттым. Шулай итеп, өй шартларында иң беренче сырлар барлыкка килде. Башта үзебез өчен генә дип ясадык. Аннан соң кибеткә куйдык. Сатып алучыларыбызда кызыксыну арткач, җитештерүне елдан-ел зурайттык. Ул елларда әле үзебез дә сыерлар асрый идек. Тора-бара аларны бетердек, ә сөтләрне фермерлардан ала башладык, – дип искә ала чыныгу чорын Илнар әфәнде.

Моннан ике ел элек ачылган цехта тәүлегенә 1 тонна сөт эшкәртәләр. Анысын өч фермердан алалар. Моннан тыш, Чепековлар катык, каймак, эремчек, корт, десертлар да җитештерәләр.

– Без бары тик сыйфатлы сөт белән генә эшлибез. Анысына исә аерым таләпләребез бар, чөнки табигый сыр көйсез бала төсле: ул гел игътибар сорый. Сөтне савып алганнан башлап, кешеләрнең өстәленә барып ирешүгә кадәр. Фермерларыбызның сөтләре яхшы. Аларга 32 сумнан түлибез. Бу безнең авыл өчен бик яхшы хак. Әйбәт сыр ясар өчен югары аксымлы сөт кирәк. Әгәр ул 3 проценттан югарырак икән, бик әйбәт. Ә менә сөтнең майлылыгы, киресенчә, сыр ясар өчен бик үк уңайлы түгел. Сөтнең сыйфаты һәр сезонга карап аерыла. Шуңа бәйле сырларның төсләре, тәмнәре дә үзгәрә. Кышкы сөт яхшырак, аның белән эшләргә дә уңайлырак. Әйтик, халуми дигән сырны җәен ясарга бик авыр. Моннан тыш, сыр тәменә сыерларның нәрсә ашаулары да йогынты ясый. Жом күп ашаткан сыерның сөте ачы тәмле була. Ә силос күп ашаган малның сөтеннән сыр бөтенләй ясарга киңәш итмим. Чөгендер, кабакның зыяны юк, – ди Илнар.

Арада бабушкин сыры кебек ике айга якын өлгерә торганнары да, качотта шикелле 3 атна эчендә ашарлыклары да бар.

Аның сүзләренчә, сату белән проблемалар бөтенләй юк диярлек. Җитештергән һәр продукт үз сатып алучысын таба. Аларның продуктлары Шыгырдандагы һәм Казандагы  кибетләрдә сатыла. Татарстан базарына керүләренә ярты ел гына булса да, сырларын инде 35 кибеттә тәкъдим итәләр. Ярдәмчеләре – гаиләсе: хатыны Лилия, әтисе, балалары. Сырларны Казанга уллары ташый.

– Соңгы елларда безнең юнәлештә көндәшлек артканы сизелә. Чувашиядәге «Фермерлар мәктәбе»нә генә дә сырлар җитештерергә теләгән 30лап кеше килде. Аларның барысы белән дә элемтәдә торабыз. Ләкин безне көндәшлек куркытмый. Бу, бердән, тонуста булырга ярдәм итсә, икенчедән, һәр ризыкның үз сатып алучысы бар, дип уйлыйм. Аннан соң кешеләр хәзер табигый продуктка өстенлек бирә. Хәзер пальма мае кушканны яшерер өчен төрле тәмләткечләр өстәлгән сырлар кибет киштәләре тулы. Алар хәтта тәмлерәк тә булырга мөмкин әле. Тик, кызганыч, белеме, тәҗрибәсе җитеп бетмәгән кеше тыштан карап кына сырның яхшымы-начармы икәнен әйтә алмый, – ди ул.

«Үзегез кайсы сырны аеруча яратып ашыйсыз?» – дигән сорауга Илнар Чепеков болай дип җавап бирде: «Беркайчан да үзебез яратмаган ризык әзерләгәнебез юк. Шуңа күрә безгә барысы да якын, берсен дә аерып әйтә торган түгел. Ә кешеләр бүген чечил дигән сырларны бик яратып ала. Алары өч тапкыр күбрәк ясала. Таякчыклар рәвешендә булганга, балалар да бик кызыгып, яратып ашый».

Ә без Чепековлар гаиләсенә теләгән максатларына ирешеп, тырышлык белән килгән хезмәтләренең бәрәкәтен күрүне телибез.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү