Казан филармониясе «Йосыф – Зөләйха»ны тәкъдим итте

Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ын җырлы-биюле шоу рәвешендә күз алдына китерү авыр иде. Хәер, әдәбият һәм дин тарихында аерым урыны булган бу дастанга кем һәм ни рәвешле генә мөрәҗәгать итмәде. Ә классикага яңа караш ташлау тагын да популярлашкан чорда «Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан филармониясе үз Йосыфын һәм үз Зөләйхасын тәкъдим итте.

Дастан. «Кыйссаи Йосыф»ның сюжетын искә төшерү кирәк түгелдер. Аның нинди катлаулы, катлы-катлы әсәр булуын мәктәп партасыннан ук беләбез. Дөньякүләм классика булган һәм изге текстларга нигезләнгән сюжетка алыну зур батырлык таләп итә. Татарстанның халык артисты, Казан филармониясе тәкъдим иткән «Йосыф – Зөләйха» вокаль-хореографик спектакленең режиссеры Чулпан Закирова бу җәһәттән нәрсә уйлый икән? Иң элек шуннан башлыйк.

– Бик дөрес әйтәсез, әсәр бик катлаулы. Аның дини ягы аеруча четерекле. Әмма без Йосыф белән Зөләйха арасындагы бөек мәхәббәт тарихын үзәккә куйдык. Спектакльнең «Кыйссаи Йосыф» дастаны мотивлары буенча гына куелуын ассызыклыйсым килә. Без тамашачыны Кол Галинең чын мәгънәсендә бөек әсәре белән музыка һәм хореография аша таныштырырга телибез, – диде ул «ВТ» журналистына.

Димәк, телибезме-теләмибезме, бу тамашаны аерым әсәр, бөтенләй яңа караш буларак кабул итеп карарга туры киләчәк.

Пәйгамбәр. Режиссер, Йосыф һәм Зөләйха мәхәббәте үзәккә куелды, дисә дә, яңа спектакльдә без дастанның кыскача эчтәлеге белән таныша алабыз. Билгеле, монда Йосыфның әтисе белән мөнәсәбәтләре, аның ил белән идарә итү күренешләре, кеше һәм Алла, гадел хөкем һәм башка мөһим моментларга озаклап тукталу юк. Әмма аның пәйгамбәрләр нәселеннән булуы турында кабат-кабат әйтәләр, хәтта җырлыйлар да. Тамашачы буларак миндә бу эчке каршылык уятты. Бөтен барлыгы белән ялтыравыклы шәрыкъ әкиятен хәтерләтә торган тамашада бу урынсыз иде кебек.

Хисләр. Аңлагансыздыр, спектакль җыр-биюгә бик бай. Хәер, җырчылар һәм «Казан» бию ансамбле куйган тамашадан тагын нәрсә көтәргә? Аның иң уңышлы ягы да – шул. Чөнки әсәрдәге кульминацион, тетрәндергеч мизгелләр пластика һәм җыр белән көчәйтелә. Профессиональ җырчылар башкарган либреттолар Йосыф һәм Зөләйха риваятен үзенчәлекле төсмерләр белән баета. Аерып әйтсәк, төп рольләрне башкаручы Руслан Закиров һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанова үз партияләрендә «яши» диярлек. Зөләйха-Сәйдәгә бераз соңрак тагын тукталырбыз әле.

Спектакльдәге биюләр исә бу тарихны сүзсез генә сөйли. Һәр хәрәкәт уйланылган, һәр бию эченә алып кереп китә. Коллар базарын тасвирлаган биюдәге егетләрнең гаярьлеге, Зөләйханың Йосыфны ымсындырырга, аңа хисләрен аңлатырга тырышуын тасвирлаган биюдә Чулпан Закированың хәрәкәтләре күпләрне битараф калдырмас, мөгаен.

Ике Зөләйха, ике Йосыф. Әйтергә онытып торабыз: спектакльдә Зөләйханың яшь чагын Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарса, аның өлкәнрәк чагын Чулпан Закирова уйный. Йосыфны газапка салган, аннан үзе шуннан гомере буе иза чиккән Зөләйха мәхәббәте тамашачы күңеленә самими образы белән кереп калган Сәйдә тарафыннан тасвирланса, ышаныч уятмас иде кебек. Ә Чулпан Закирова үз колына мәхәббәттән дәрте ташып торган ир хатынының хисләрен бию хәрәкәтләренә төреп бирде. «Бәлки бу – минем театраль истәлегемдер, бәлки үткәннәргә әйләнеп кайтудыр», – диде ул бу роле турында.

Ә Сәйдәгә Зөләйха образы ничек бирелгән соң?

– Бу рольне миңа бирерләр дип бер дә уйламаган идем. Әмма насыйп булды, – ди яшь җырчы. Образ туган чакта берникадәр авырлыклар белән дә очрашкан ул. – Спектакльдә «Гарәп сере» дигән бер сәхнә бар. Без анда Йосыф белән шактый якын биибез. Оялчан кеше буларак, миңа ул бераз авыр бирелде. Әмма ахыр чиктә мин ул барьерны җиңдем.

Йосыфлар да икәү монда. Алда әйтелгәнчә, аның буй җиткән чагын Руслан Закиров уйнаса, кечкенә Йосыф образын Солтан Нотфуллин башкарды. Әмма ахыр чиктә бу тамашада юрганның зур өлешен Зөләйха үзенә тартты. Бәлки аның берсеннән-берсе зәвыклы, ялтыравыклы костюмнары игътибарны җәлеп иткәнгәдер, бәлки яшь Зөләйханың җырлары, өлкән Зөләйханың биюләре зур урын алып торгангадыр, бәлки тамашаның режиссеры хатын-кыз булгангадыр…

 

Без хәзер күп әйберне күз белән яратабыз. «Чулпан»дагы «Йосыф – Зөләйха» да, беренче чиратта, визуаль яктан ләззәт бирә торган тамаша. Һәм шул ук вакытта ул бераз булса да мәңгелек темалар – мәхәббәт, явызлык һәм яхшылык, туганлык, миһербанлык, гаделлек турында уйландыра. Ялтыравыклы костюмнарга карап, артык онытылып утырмасаң, әлбәттә…

 

Вокаль-хореографик спектакльгә либреттоны Чулпан Закировның әнисе – Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина язган. Композиторлар һәм музыкаль редакторлар – Ләйсән Закирова, Алмаз Әсхәдуллин, Ләйсән Мәхмүтова.

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү