Пилотсыз очкыч кыйпыклары балалар бакчасына төшкән

Беркемгә дә зыян килмәгән.

Ростов өлкәсендә пилотсыз очкыч кыйпыклары балалар бакчасы территориясенә килеп төшкән. Бу хакта “KazanFirst” төбәк башлыгы вазыйфаларын башкаручы Юрий Слюсарьның телеграм-каналындагы мәгълүматларына таянып яза.

Бүген иртәнге сәгать уннар тирәсендә Каменский районында пилотсыз очкычны бәреп төшергәннәр. Аның ватыклары Старая Станица торак пунктындагы балалар бакчасы территориясенә төшкән. Бәхеткә, беркемгә дә зыян килмәгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү