«Орешник» ракетасының Лондонга күпме вакыт очуын аңлатканнар

Россиянең “Орешник” ракетасы 15 минут эчендә Лондонга барып җитә ала. Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасының Оборона комитеты җитәкчесе беренче урынбасары Алексей Журавлев мәгълүматларына таянып яза.

“Көнбатышта Россия Президентының “Орешник” ракетасы турында сүзләрен әйбәт ишеттеләр һәм аңладылар, ракета 15 минут эчендә Лондонга барып җитә ала”, – дигән ул.
Депутат шулай ук Киев режимын корал белән тәэмин итүче барлык дәүләтләргә җир асты бункерларының төзеклеген барларга киңәш иткән.
Исегезгә төшерәбез: берничә көн элек Президент Владимир Путин Курск һәм Брянск өлкәләренә Көнбатышта җитештерелгән ерак араларга ата торган ракеталар белән һөҗүм ителү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Дәүләт башлыгы Днепропетровск өлкәсендәге хәрби заводка “Орешник” баллистик ракетасы белән җавап һөҗүме ясалуы турында белдерде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү