Татарстанда Шәле – Баулы автомобиль юлыннан хәрәкәт итүнең һәр чакрымы, транспорт чарасының категориясенә карап, 23 сумнан 75 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Татарстан Министрлар Кабинетының бу хактагы карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Түләүле юлдан йөрү бәясе транспорт чарасының категориясенә бәйле:
– Биеклеге 2 метрдан да артмаган, ике һәм аннан да күбрәк күчәрле транспорт чараларына, прицеплы транспорт чараларын да кертеп – 1 чакрым өчен 23 сум.
– Биеклеге 2 метрдан 2,6 метрга кадәр тәшкил иткән, ике һәм аннан да күбрәк күчәрле транспорт чараларына, прицеплы транспорт чараларын да кертеп – 1 чакрым өчен 35 сум.
– Биеклеге 2,6 метр һәм аннан да күбрәк тәшкил иткән, ике күчәрле транспорт чараларына, прицеплы транспорт чараларын да кертеп – 1 чакрым өчен 47 сум.
– Биеклеге 2,6 метр һәм аннан да күбрәк тәшкил иткән, өч һәм аннан да күбрәк күчәрле транспорт чараларына, прицеплы транспорт чараларын да кертеп (күбесенчә ерак араларга авыр йөк ташучы фуралар) – 1 чакрым өчен 75 сум.
Юлның озынлыгы – 144,8 чакрым, киңлеге – 28,5 метр, полосалар саны – дүртәү. Исәпкә алынган тизлек – сәгатенә 150 чакрым. Документлардан күренгәнчә, юл 2121 елның 11 гыйнварына кадәр түләүле булачак.
Быел Алексеевск – Әлмәт юлын кулланышка тапшыру күздә тотыла. Ул Шәле – Баулы автомобиль юлының бер өлеше булып тора. Трасса концессион килешү нигезендә төзелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat