«Минем өчен кулай түгел» – Самосыровода промбаза хуҗасын өй арестында калдырганнар

Самосырово бистәсендәге производство базасы хуҗасы Йосиф Лифшиц өй арестында калуын дәвам итәчәк. Бу хакта “БИЗНЕС Online” суд залыннан хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: Казанның Совет районы суды эшмәкәрне этләренең хатын-кызны талап үтерүенә бәйле фаҗигадән соң бер көн узгач – 14 ноябрьдә өй арестына җибәргән иде. Россия Тикшерү комитеты фикеренчә, “Пятерочка” кибетендә эшләгән 49 яшьлек Жанна Хөсәенованы Лифшиц базасындагы этләр талап үтергән.

Производство базасы хуҗасы адвокаты Артур Сойджан Лифшицка шәһәрдән чыгып китмәүне таләп итү яки өйдән чыгып китү вакытын чикләү кебек йомшаграк җәза чарасын сораган. Аның әйтүенчә, беренче инстанция суды этләрдән файдаланып сак эшчәнлеген алып баруга карата гаепләүнең нигезен тикшермәгән, бу факт расланмаган.

“Үз яклавымдагы кешенең өлкән яшьтә булуын исәпкә алуыгызны сорыйм. Аның аягына ашыгыч төстә операция ясату таләп ителә. Ул тоткарланган көнне стационарга кереп ятарга тиеш булган. Аның Казанда теркәлү һәм яшәү урыны бар”, – дигән Сойджан судта. Моннан тыш Лифшицка эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барырга кирәк, дип басым ясап әйткән адвокат.

Эшмәкәрнең үзе әйтүенчә, аның “гаебе” промбаза тирәсенә ташлап калдырылган эт балаларын үтермәүдән генә гыйбарәт. Этләрне ул тиешенчә ашаткан һәм тәрбияләгән. “Бу этләр кешеләргә бернинди дә куркыныч тудырмый иде”, – дип билгеләп үткән эшмәкәр. Моннан тыш Лифшиц, сәламәтлеге какшау сәбәпле, хастаханәдә дәвалануның таләп ителүен әйткән.

“Өй аресты – минем өчен кулай түгел. Ни өчен? Табибтан-табибка йөрисем бар. Барыбер операция ясатырга кирәк булачак. Яңадан МРТ узу таләп ителергә мөмкин. Сәламәтлегем какшады, йөрәк авырта, кан басымыннан интегәм. Адвокатымның шикаятен хуплап, миңа йомшаграк җәза чарасын бирүегезне сорыйм”, – дигән ул.

Судья берничә минут эчендә карар кабул иткән. Ул беренче инстанция суды карарын үзгәрешсез калдырган. Шулай итеп, Лифшиц 2025 елның 9 гыйнварына кадәр өй арестында булачак

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү