Казанның Киров һәм Мәскәү районнары элекке хакимияте башлыгы Сергей Мироновка карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Марсель Дөлкәрнәев коррупциягә каршы темага багышланган матбугат конференциясендә белдергән.
Дөлкәрнәев әйтүенчә, гаепләнелүче һәм аның адвокатлары хәзер эш материаллары белән таныша. Шуннан соң эш, гаепләү бәяләмәсен раслау өчен, прокуратурага тапшырылачак. Расланган очракта, судка юлланачак.
Исегезгә төшерәбез: Миронов мошенниклыкта, вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда һәм аларны үз файдасына куллануда (барлыгы 6 эпизод) гаепләнелә. Гаепләү нигезендә үзенең йөртүчеләре туганнарын “эшкә урнаштыру” ята. Тикшерүчеләр фикеренчә, асылда алар эшләмәгән, ә хезмәт хаклары элекке түрәнең йөртүчеләренә күчерелгән. тагын бер эпизод Мироновның әнисе милкендәге бүлмәләрнең эчке төзелеше планын законсыз төстә үзгәртүгә бәйле. Элекке хакимият башлыгы гаебен танымый. Ул – 2 августтан бирле СИЗОда.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat