Хәзерге балалар без түгел! «Мәктәп экопатруле» бәйгесендә җиңү яулаган укучыларның әниләре әнә шулай ди. Кайчандыр артларыннан чүпне зурлар җыеп йөрсә, хәзер балалар табигатьне пычратмау яклы. Иң мөһиме – яшь буында экологиягә караш үзгәргән.
Шушы көннәрдә «Мәктәп экопатруле» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Җиңүчеләрне тәбрикләп, Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков быел бәйгенең унынчы тапкыр уздырылуын әйтте.
– Шушы вакыт эчендә бәйгедә катнашырга теләк белдереп 51 мең гариза алынды. Бу саннар артында республикабыз экологиясен саклауга кергән күпме тырышлык ята. Мәктәп укучыларының шул рәвешле табигатьне саклауларына бик рәхмәтлебез. Аларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга да җылы сүзләребезне ирештерәсе килә, – ди министр. – Без бүләкләгән һәр баладан үрнәк алырга кирәк дип саныйм. Менә шундый табигатьне саклаучылар булганда без киләчәк өчен тыныч була алабыз. Мәктәп укучылары үзләрен генә түгел, гаиләдәге өлкәннәрне, сыйныфташларын да артларыннан ияртә. Бер тапкыр бу бәйгедә катнашкан бала кулындагы чүбен җиргә атмый инде.
Чирмешәннең 1 нче мәктәбендә белем алучы 12 яшьлек Аяз Рәхмәтуллин бәйгедә җиңү яулаган. 3 ел рәттән катнаша икән инде. Без Аязның әнисе Рамилә белән сөйләштек.
– Эш урынымда, «Мәктәп экопатруле» дигән бәйге бар, катнашырга кирәк, диделәр. Риза булдык. Безнең йорт яныннан гына Чирмешән елгасы ага. Башта шул тирәне җыештыра башладык. Чүпне фотога төшереп җибәрәбез, аннары улыма капчык тоттырып шул җирне җыештырттырам. Беренчедән, йорт яныбыз чистара. Икенчедән, елга яңа сулыш ала. Өченчедән, улым бәйгедә катнаша. Әнә шулай итеп башланган эш иде ул, – ди Рамилә.
Аяз тирә-якка игътибарлы була башлагач, артыннан сыйныфташларын да ияртә алган. Рамилә әйтүенчә, хәзер сыйныфлары белән табигатькә чыккач, чүбен берәү дә ташлап калдырмый икән.
– Быел улыма сыйныфташы Виктория дә иярде. Ул әнисе белән, мин улымны ияртеп, шактый урынны тәртипкә китердек. Бәйгедә Виктория дә урын алды. «Мәктәп экопатруле» бүләкләре саллы. Экология министрына рәхмәт. Яшь буынны дөрес тәрбиялиләр. Улыма смарт сәгать бүләк иттеләр. Аның өчен бик сөенде инде, – ди әнисе.
Аяз музыка мәктәбенә дә йөри. Гитарада уйный икән.
– Без тотылган батареялар җыю бәйгеләрендә дә урыннар ала идек. Республикада мондый бәйгеләр оештырып, бик зур тәрбия алып барыла. Ә хәзерге балалар өчен бу бик кирәк, – ди Рамилә.
Сарман районының Җәлил бистәсеннән Эльвина Шәйдуллина, быел мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга кергән. Ул да – җиңүчеләр рәтендә.
– «Мәктәп экопатруле» бәйгесендә 4 ел рәттән катнаштым. Гел призлы урыннар алдым. Бу эшкә гаилә дустыбыз Илнур Ханнанов өндәде. Аның үрнәгендә мин дә экологиягә карашымны үзгәрттем, – ди Эльвина. – Казанга килгәч тә тик тормыйм. Чүплекләрне фотога төшерәм, кулым автомат рәвештә телефонга үрелә. Тирә-якны матур итәсе килә бит.
Тукай районының Калмия урта мәктәбе «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә җиңгән. Белем йорты директоры Рузилә Фролова җиңеп кайтуларына бик сөенгән.
– Бәйгедә нинди зур мәктәпләр катнашты. Без җиңүгә өметләнмәдек тә. Ике номинациядә бәхет елмайды. «Иң актив сыйныф» дигәнендә дә беренче булдык. Безнең өчен бик зур дәрәҗә һәм горурлык бу. 60 бала укыган мәктәп бит без! Бүләк итеп телескоп һәм фотоаппарат бирделәр. Мәктәп өчен нинди зур бүләкләр болар, – ди Рузилә Фролова. – Бәйгенең зур ярдәмен тоябыз. Мәктәптә укучыларның экологиягә карашы бик үзгәрде. Балалар хәзер тирә-якка җылырак карый. Үзләре җыйгач, чүплиселәре дә килми. Министрлыкка зур рәхмәт, балаларны кызыксындыра беләләр. Алар, тагын катнашачакбыз, диләр.
Әлмәттә яшәүче Софья Орлова 6 ел инде чүплекләрне фотога төшерә. Әнисе Дарья сөйләвенчә, алар гаиләләре белән экологияне кайгырталар.
– Чүплек яныннан фотога төшермичә узмыйбыз инде хәзер. Бергәләп җыештырабыз да. Кызымның сыйныфташлары да үзгәрде. Безнең балаларда экологик культура барлыкка килде, – ди ул. – Бәйгеләр еш булып торсын иде. Бу хакта күбрәк сөйләргә, үзенең артыңнан дусларыңны да ияртергә кирәк. Һәр ташланмаган чүп – безнең чисталык бит ул! Киләчәк буыннарның сулар һавасы саф, тирә-ягыбыз матур булсын!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat