Хатын-кызның умырткалыгы сынган.
Бу хәл Казанның Чапаев урамында килеп чыккан. KazanFirst үз чыганакларына таянып язганча, беркайда да эшләмәүче 37 яшьлек ир-ат 33 яшьлек танышы белән кәеф-сафа корырга булган. Нык кына эчеп алганнан соң ир кунагын көчләгән, шуннан соң аны фатир тәрәзәсеннән төртеп төшергән.
Зыян күрүчене ашыгыч төстә хастаханәгә озатканнар. Агентлык мәгълүматларына караганда, хатын-кызның умырткалыгы һәм койрык сөяге сынган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat