Казанда инвалидларны хәер сорашырга мәҗбүр итүчеләргә хөкем карары чыгарганнар

Казаның Совет районы суды, Молдовадан килеп, инвалидларны коллыкта тоткан өч кешегә: Владимир Ибриан, аның бертуганы Виолета Ленэдату һәм Мария Зореага карата хөкем карары чыгарган. Алар кол хезмәтеннән файдалануда һәм кешеләр белән сәүдә итүдә гаепле дип танылган, дип яза “Татар-информ”.

Владимир Ибриан – 8 ел да 2 айга, Мария Зореа белән Виолета Лепэдату – 8,5әр елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, җинаятьчел төркемгә, шушы өч кешедән тыш, Роман Мавроян, Флорин Панкратий һәм Молдовадан килгән тагын берничә кеше кергән. Мавроян белән Панкратий Россия территориясендә туган-тумачасыз калган сукбай инвалидларны эзләп тапкан. Шуннан аларны хөкем ителүчеләргә тапшырган. Болары исә сукбайларны хәер сорашырга мәҗбүр иткән. Шулай итеп, Владимир Ибриан, Виолета Лепэдату һәм Мария Зореа инвалидларны, арендага алынган торакта тотып, ашау-эчү, кием-салым, хәмер һәм тәмәке белән тәэмин итеп торган. Аяксыз инвалидларны, хәрби хәрәкәтләр ветераны кебек, хәрбиләрчә киендергәннәр һәм көннәр буе урамда теләнеп утырырга мәҗбүр иткәннәр. Акча алып кайткач кына ашатканнар, керемнәрен тулысынча алып калганнар.

Лепэдату һәм Зореа 2018-2021 елларда Казанның Константиновка бистәсендә, шулай ук Ибраһимов проспектында һәм Зорге урамында арендага алынган торакта яшәгән. Инвалидларны да шунда тотканнар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү