Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы субъектларын иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый яктан үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Видеэлемтә режимындагы киңәшмәне Президентның округтагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде.
Чарада яңа сайлау циклы һәм 2025 елгы Бердәм тавыш бирү көненә әзерләнү мәсьәләсе каралды. Вәкаләтле вәкил искәртеп үткәнчә, округта яшәүчеләр 3 төбәк җитәкчесен: Татарстан, Чуашстан һәм Пермь крае башлыкларын сайлаячак. Киләсе елда шулай ук 7 административ үзәкнең, шулай ук муниципаль парламентларның законнар чыгару органнары депутатлары сайланачак. Комаров алдагы сайлауларның легитимлы һәм “үтәкүренмәле” булуы өчен шартлар тудыруның, шулай ук иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итүнең мөһимлегенә басым ясады.
Киңәшмә барышында Комаров социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен дә игътибарга алды. Хәзерге вакытта мөһим бурычларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларны тыныч тормышка, икътисадка интеграцияләү, хәрбиләрнең гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтү.
Президент Владимир Путин тәкъдим иткән 14 илкүләм проекны гамәлгә ашыру вәкаләтле вәкил аппаратының аерым контролендә тотыла. Игорь Комаров “Мәгариф” һәм “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектларын тормышка ашыруны аерым игътибар үзәгенә алды. Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында телгә алып үткән 5 яңа илкүләм проект: “Гаилә”, “Озын һәм актив гомер”, “Кадрлар”, “Мәгълүматлар икътисады” һәм “Россия яшьләре” илкүләм проектлары 2025 елдан төбәкләр башлыкларының шәхсән контрольлегендә тотылырга тиеш.
Киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык объектларының 2024-2025 елгы җылылык бирү сезонына әзерлеге, округта ТКО реформасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә каралды. Комаров шулай ук округның иҗтимагый проектларын тормышка ашыруга, балалар һәм яшьләр белән тәрбия эшенә тукталып үтте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat